Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъcтанда протестлар чуалышларга әверелде

Протест белдерүчеләр ирекле сайлаулар һәм режимны алыштыруны таләп итә.

Казакъстанда газ бәясе кисәк артуга ризасызлыктан 2 гыйнварда башланган протестлар 5 гынйварга каршы төндә чуалышларга әверелде. Алматыда протест белдерүчеләр җирле хакимият бинасына бәреп керде. Иминлек көчләре белән протестчылар арасында бәрелешләр булды. Хакимият махсус техника кулланды. Протест чаралары илнең берничә шәһәрендә бара. Казакъстанның кайбер төбәкләрендә 19 гыйнварга кадәр гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде.

XS
SM
MD
LG