Казакъстанның баш прокуратурасы тәртипсезлекләрне тикшерү кысаларында җинаять эшләре ачкан. Бу хакта "Хабар-24" җирле дәүләт телеканалына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.
Киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыру һәм аларда катнашу турындагы җинаять эшләре ачылган, шулай ук террорчылык актларын мәхкәмәгә кадәр тикшерү башланган.
Әлеге маддәләр нигезендә гаепле дип табылганнарга сигез елдан башлап, ватандашлыгыннан мәхрүм ителү белән беррәттән гомерлек төрмә яный, диелә канал хәбәрендә.
Казакъстанда дәвам иткән протестлар уңаеннан президент Касым-Җомарт Токаев тикшерү төркеме булдырырга кушкан иде, әлеге төркем тәртипсезлекләрнең сәбәпләрен, гаеплеләрне ачыклаячак һәм аларны җаваплылыкка тартачак диелә.
Казакъстанда протестлар 2 гыйнварда, сыекландырылган газга бәяләр кисәк күтәрелгәннән соң башланган иде.
Эчке эшләр министрлыгының 6 гыйнвар киченә биргән мәгълүматына күрә, полиция белән бәрелешләрдә 2298 кеше тоткарланган. Шуларның ике меңе Алматыда тоткарланган.
Тәртипсезлекләр аркасында Казакъстанда хокук саклау оешмаларының 18 хезмәткәре үлгән диелә. Эчке эшләр оешмаларының һәм Милли гвардиянең 748 хезмәткәре яраланган.
Әлегә хакимиятләр үлгән һәм яраланган ватандашлар саны турында төгәл мәгълүматлар бирми.
Казакъстанның Эчке эшләр министрлыгы протест чараларында кораллы каршы торучанлык күрсәткән кешеләрне "юк итүләре" турында белдерде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!