Башкортстанның Благовещенски районы Карагайкүл авылыннан дүрт километр ераклыкта хосусый боралак килеп төшкән, һәлакәт нәтиҗәсендә ике кеше үлгән. Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә күрә, юлчыларның берсе урында, икенчесе ашыгыч ярдәм машинасында, юлда үлгән.
Боралакта өч кеше булган: ике юлчы һәм пилот, пилотның куркыныч булмаган җәрәхәтләр алуы билгеле.
Eurocopter AS350 маркалы хосусый боралак Нуриман районындагы Павловка авылына очканда килеп төшкән диелә. Бу хактагы мәгълүматны транспорт прокуратурасына 6 гыйнварда Мәскәү вакыты белән 23:30 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Төнлә һәлакәт урынына коткаручылар килгән.
"РБК" басмасы мәгълүматына күрә, боралак һәлакәтендә танылган юрист, 36 яшьлек Андрей Олейник һәлак булган. Ул урында үлгән диелә.
Әле 2021 елның августында гына ул "Русия юристлары ассоциациясе" иҗтимагый оешмасының Башкортостандагы бүлегенең химаячеләр шурасы рәисе итеп сайланган булган.
"РБК"га белгеч хәбәр итүенчә, һәлакәткә һава торышы шартлары китергән булуы ихтимал. Төнлә Башкортостанның төньягында буран булган, карлы яңгыр яуган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!