Тумышы белән Уфадан булган рэп сөйләүче Face Русиядән күчеп киткән, бу хакта мәгълүмат чараларына аның туганнан-туган апасы, Башкортстанның Иҗтимагый пулаты рәисе урынбасары Кристина Недорезова хәбәр иткән. Ул музыкантны моңа мәҗбүр итүләрен әйткән. Нәрсә белән бәйле рәвештә һәм кем мәҗбүр иткән – монысына Недорезова ачыклык кертмәгән.
Шулай ук ул Face-ның кайсы илгә күченеп китүен дә әйтмәгән, энесенең "Русияне бик яратуын һәм биредә яшәргә теләвен" генә искәрткән.
Узган елның сентябрендә Русиянең рэп сөйләүчесе Face (чын исеме – Иван Дрёмин) хакимиятләрнең концерт оештыручыларга янавы сәбәпле гастрольләр булмаячагын белдергән иде.
Музыкант сүзләренчә, Красноярскидагы концертны шәһәр хакимияте теләге белән, Новосибирскида – төбәкнең мәдәният министрлыгыннан шалтырату булгач, Омски һәм Түбән Новгородтагы концертны оештыручыларга Федераль иминлек хезмәтеннән (ФСБ), Казанда исә Татарстанның президент аппаратыннан шалтырату килгәч уздырмаганнар.
Face концертларны уздырттырмауларын үзенең сивил карашлары белән бәйли. Ул берничә мәртәбә халык алдында Русия оппозиционеры Алексей Навальныйны хуплады, ә узган елның апрелендә аны яклап оештырылган чарада катнашкан иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!