Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта янгында 19 кеше һәлак булган, шуларның тугызы - балалар 


Нью-Йоркта янгын
Нью-Йоркта янгын

50дән артык кеше пешүләр алган, 13 кеше авыр хәлдә, дип хәбәр ителә. Зарар күрүчеләрнең күпчелегенең сулыш алу әгъзалары пешкән.  

Нью-Йоркның Бронкс районындагы торак йортта 19 кеше янгын корбаны булган, шуларның тугызы – балалар. Шәһәрнең янгын хезмәте җитәкчесе янгынны соңгы дистәләгән еллар эчендә булган иң фаҗигале вакыйгаларның берсе дип атаган.

Нью-Йорк мэры Эрик Адамсның баш киңәшчесе Стефан Рингель корбаннар турындагы мәгълүматны раслаган. "Associated Press" агентлыгына исемен әйтмәгән шәһәр хакимиятенең башка бер вәкиле янгын нәтиҗәсендә һәлак булган балалар санын раслаган.

Янган һәм төтенләгән фатирларда яшәгән 50дән артык кеше пешүләр алган, 13 кеше авыр хәлдә, дип хәбәр иткән Рингель. Зарар күрүчеләрнең күпчелегенең сулыш алу әгъзалары пешкән.

Нью-Йоркның янгын идарәсе хәбәренә күрә, 19 катлы күпфатирлы йорттагы янгынны сүндерү һәм анда яшәүчеләрне коткару белән 200ләп янгын сүндерүче шөгыльләнгән. Һәр катта йөрәк өянәге яки сулыш алу шогы билгеләре белән һәлак булучылар яки зарар күрүчеләр булган.

Нью-Йоркның Бронкс районында янгын Филадельфиядәге эре янгыннан соң берничә көн узгач килеп чыкты, Филадельфиядәге янгында 12 кеше үлгән иде, аларның сигезе – балалар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG