Башкортстанда узган елның 11 ае эчендә төрле төрдәге 48 814 җинаять теркәлгән дип хәбәр ителә Русия Баш прокуратурасы сайтында.
Әлеге күрсәткеч ягыннан Башкортстан Идел буе федераль бүлгесендә лидер булган. Аның артыннан Татарстан килә, узган елның 11 ае эчендә республикада 47 893 җинаять теркәлгән.
Узган ел белән чагыштырганда, Башкортстанда җинаятьләрнең гомуми санының 5,5 процентка кимүе күзәтелә (2020 елның 11 ае эчендә 55 883 җинаять эшләнгән булган).
Илдә әлеге күрсәткеч ягыннан беренче урында Мәскәү тора (130 276 җинаять), алга таба Краснодар крае (71 652), Мәскәү өлкәсе (68 233) килә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!