Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда Дәүләт иминлек комитеты полковнигы һәм өлкә полициясе җитәкчесенең үлеме турында хәбәр ителде 


Жанат Сөләйманов
Жанат Сөләйманов

Җамбыл өлкәсенең полиция департаменты җитәкчесе Жанат Сөләйманов үз-үзенә кул салган дип фаразлана. Дәүләт иминлек комитеты полковнигы Азамат Ибраевның мәете исә Нур-Солтанда өенең ишегалдында табылган. Алматыда да полициянең район идарәсе җитәкчесе урынбасары эш урынында йөрәк өянәгеннән үлгән. 

Казакъстанда Жамбыл өлкәсенең полиция департаменты җитәкчесе Җанат Сөләйманов үз-үзенә кул салган дип фаразлана. Бу хакта "Интерфакс-Казакъстан" агентлыгы хәбәр итә.

Полиция хезмәткәренең үлемен Тараз (элеккеге Җамбыл) акиматы (төбәкнең хакимият үзәге) матбугат хезмәтендә раслаганнар. Хәзерге вакытта булган хәлнең сәбәпләре ачыклана, дип белдергән агентлык әңгәмәдәше.

Казакъстан журналисты Михаил Казачковның Telegram-каналы мәгълүматларына күрә, киңкүләм протестлардан соң Сөләймановка карата җинаять эше ачылган булган, аңа трибунал янаган. Бу хакта Mash һәм Readovka Telegram-каналлары да яза.

Дәүләт иминлек комитетында, комитетның полковнигы Азамат Ибраевның үлеме турында да хәбәр иттеләр. Аның мәете Казакъстан башкаласы Нур-Солтандагы үз өенең ишегалдында табылган. Үлем сәбәпләре турында рәсми рәвештә хәбәр ителми.

Алматыда да полициянең район идарәсе җитәкчесе урынбасары Танат Назанов эш урынында инфарктан үлгән, дип хәбәр итә Orda.kz полициянең шәһәр департаментына сылтама белән.

8 гыйнварда Казакъстанда Дәүләт иминлек комитетының элеккеге рәисе Кәрим Масимовны тоткарлап, изоляторга урнаштырдылар. Аны дәүләткә хыянәттә шикләнәләр.

  • Казакъстанда 2 гыйнварда башланган киңкүләм протестлар белән бәйле рәвештә, илдә сигез меңгә якын кеше тоткарланган иде. 164 кешенең үлүе хәбәр ителде. Каршылык чараларына сыекланган газга бәяләрнең ике тапкырга артуы сәбәпче булды. Соңрак каршылык күрсәтүчеләрнең сәяси таләпләре барлыкка килде. 5 гыйнварда Алматыда тәртипсезлекләр башланды.
  • 7 гыйнварда президент Токаев илдә тәртип урнаштыру турында белдерде. Ул Казакъстанның куәт оешмаларын әзерләнеп килгән протестларны күрми "йоклап калуда" гаепләде.
  • Казакъстан президенты шәһәрдә "террорчылар" эш итә дип белдерде һәм "тышкы агрессия" белән бәйле рәвештә хәрби ярдәм сорап, Күмәк иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ) әгъзаларына мөрәҗәгать итте. Казакъстанга ОДКБның биш иленнән хәрбиләр җибәрелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG