Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан лоукостеры Казанга һәм Уфага оча башлаячак


Buta Airways
Buta Airways

Баку-Казан-Баку юнәлешендәге очышлар 16 марттан башланачак, очышлар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. 17 марттан башлап пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Баку-Уфа-Баку маршруты буенча очарга мөмкин булачак.

Мартта Азәрбайҗанның Buta Airways һава ширкәте Казанга рейслар башлаячак. Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәте үз "Instagram"-ында хәбәр итә.

Баку-Казан-Баку юнәлешендәге очышлар 16 марттан башланачак. Һава ширкәте мәгълүматына күрә, очышлар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак.

Моннан тыш Башкортстан башкаласына да очышлар башланачак. Шул рәвешле, 17 марттан башлап пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Баку-Уфа-Баку маршруты буенча очарга мөмкин булачак.

Һава ширкәте вәкилләре искәртүенчә, хәзерге вакытта гамәлдә булган эпидемиологик чикләүләр вазгыятендә очу рөхсәт ителгәннәр генә очышларга уздырылачак.

Buta Airways – Азәрбайҗанның беренче лоукостеры, "Азәрбайҗан һава юллары" дәүләт ширкәтенә карый.

Азәрбайҗан белән Русия арасында һава очышлары 2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында туктатылган иде, 2021 елның 15 февраленнән кабат торгызылды.

2022 елдан башлап, Казаннан Русиянең кайбер шәһәрләренә дә рейслар яңадан башланды. Алар арасында Яңа Уренгой, Омски һәм Чиләбе, Элиста һәм Сарански бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG