Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта беренче мәртәбә кешегә дуңгыз йөрәге уңышлы күчереп утыртылган


57 яшьлек Дэвид Беннет әлеге тәҗрибәгә башка ысуллар нәтиҗәсез булганга ризалашкан. Әлегә табиблар фаразлар ясарга алынмый, әмма белгечләр бу мөһим вакыйга булырга мөмкин дип саный.

Кушма Штатларда тарихта беренче мәртәбә кешегә дуңгыз йөрәген уңышлы күчереп утыртканнар. Трансплантация 7 гыйнварда Мэриленд университетының медицина үзәгендә 57 яшьлек Дэвид Беннетка ясалган.

Табиблар сүзенә күрә, пациент әле дә "ясалма йөрәк-үпкәләр" җиһазына тоташтырылган, әмма яңа йөрәк хәзердән үк тулы куәтенә диярлек эшли. Алар ясалма кан әйләнеше аппаратын 11 гыйнварда аерырга ниятли диелә.

Дэвид Беннет әлеге тәҗрибәгә дәвалауның башка барлык ысуллары нәтиҗәсез булганнан соң һәм сәламәтлеге артык начар булу сәбәпле донор йөрәге ала алмаганнан соң ризалашкан.

"Сайлау гади иде: үлем яки трансплантат, — дигән Дэвид Беннет операция алдыннан. — Минем яшисем килә. Мин моның билгесезлеккә сикерү булуын беләм. Әмма бу минем бердәнбер сайлау мөмкинлегем".

Әлегә табиблар фаразлар ясарга алынмый, әмма белгечләр бу мөһим вакыйга булырга мөмкин дип саный.

"Әгъзалары эшләми башлаган очракта кешеләрне ничек дәвалавыбызны тамырдан үзгәртәчәк юллар ачыла дип ышанам" дигән New York Times белән әңгәмәсендә хирург-трансплантолог Дэвид Классен.

Узган ел 41 меңнән артык американ донор әгъзалары алган. 4 меңгә якын американга йөрәк күчереп утыртканнар. Әмма донор әгъзаларына ихтыяҗ күпкә зур. Соңгы ун елда дуңгызлар белән актив рәвештә тәҗрибәләр уздырыла, алар барышында галимнәр ген инженериясе ярдәме белән әгъзаларын кеше организмы кире какмастай хайваннар китереп чыгарырга тырыша.

Әлегә бу тәҗрибәләрнең ни кадәр уңышлы булачагы аңлашылмый, чөнки күп вакыт кешедән кешегә күчереп утыртканда да организмның әгъзаларны кабул итмәве проблемы бар.

Ксенотрансплантация — хайваннарның әгъзаларын кешегә күчеп утыртырга тырышу дистәләгән еллар элек эшләнеп каралган. Узган гасырның 60нчы елларында беренче тапкыр кешегә шимпанзе бөерләре күчерелеп утыртылган. Бер очракта бөер 9 ай дәвамында эшләгән.

1983 елда Бэби Фэй исемле балага бабуин йөрәге күчереп утыртылган. Кыз өч атнадан соң үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG