Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор үз канунын бозган өчен RT һәм РИА Новостины штрафка тартмый


Russia Today телеканалының чит илдән финанслау алуы да искәртелә, әмма Юстиция министрлыгы аны "ят агентлар" реестрына кертми.

Дәүләт мәгълүмат чаралары – Russia Today һәм РИА Новостиның канун бозуларына Роскомнадзор җавап бирми, бу мәгълүмат чаралары"Талибан" хәрәкәте турында телгә алганда аның Русиядә террорчы оешма булып танылуын һәм илдә эшчәнлеге тыелуын күрсәтми башлаган.

Моңа "ЧТД" Telegram-каналы игътибар иткән, канал башка мәгълүмат чараларының, аерым алганда Русия хакимиятләре тарафыннан "ят агент" дип танылган Republic басмасының мондый канун бозу очракларында бик тиз штрафлар алуын искәрткән.

"ЧТД" редакциясе Russia Today телеканалының һәм аның күпсанлы бүлекчәләренең чит илдән финанслау алуына да игътибар иткән, әмма Юстиция министрлыгы аларны, әйтик "Медиазона" басмасын керткән кебек, "ят агентлар" реестрына кертми.

Узган елның ноябрендә "Россия сегодня" халыкара мәгълүмат агентлыгы җитәкчелегенең (аның баш мөдире – "Россия 1" телеканалы алып баручысы Дмитрий Киселёв) үз хезмәткәрләренә "Талибан"ны Русиядә тыелган оешма дип атауны тыюы билгеле булган иде.

Моның урынына "Талибан"ны искә алганнан соң журналистлар "террорчылык эшчәнлеге өчен оешма БМО санкцияләрендә" дип язарга тиеш.

Мәгълүмат чаралары язуынча, "Русия бүген" холдингына кергән РИА Новости сайтында, шулай ук Russia Today телеканалының сайтында шундук яңа төрле ачыкламаны кулланып язылган хәбәрләр барлыкка килгән.

Рәсми рәвештә "Талибан" Русиядә террорчы дип игълан ителгән оешмаларның федераль исемлегенә кертелгән.

2020 елның августында "Талибан" радикаль хәрәкәте көрәшсез генә Әфганстанның башкаласы Кабулны яулап алды. Ил тулысынча талиблар идарәсе астында калды.

Көнбатыш илләр радикаль хәрәкәтнең хакимиятен танымый. Русия хакимиятләре исә, рәсми рәвештә танымаса да, даими рәвештә талибларны Мәскәүдә кабул итеп, алар белән очрашулар уздыра.

Президент Владимир Путин Русиянең "Талибан"ны террорчылар исемлегеннән чыгаруга таба "хәрәкәт итәчәген" белдергән иде. Әмма аның сүзләренчә, беренче чиратта, моны БМОның иминлек шурасы эшләргә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG