Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Коръәннең кулъязма мүсхәфен язуга керештеләр


Ул ике елда әзер булыр дип көтелә, бер битен язу өчен ике көн вакыт кирәк.  

12 гыйнварда Казанда Коръәннең кулъязма мүсхәфен яза башладылар. Танылган каллиграф Артур Писаренко Кол Шәриф мәчетендә Изге Китапның беренче – "Фатиха" сүрәсен язуга кереште. Ул - танылган хаттат, Русия ислам институты каршындагы "Ән-Намир әл-Мүхаттат" гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәге мөдире Рамил Насыйбулловның шәкерте.

Башка сүрәләр кебек үк, "Фатиха" "бисмилла"дан башлана, Аллаһның берлеген, кодрәтен раслый, шулай ук кешеләр бәхетенә юл күрсәтә.

Казанда Коръәннең кулъязма мүсхәфен яза башладылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:16 0:00

Русиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигулллин, Русия диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Русия мөселманнары дини җыены башлыгы Әлбир Крганов, Кырым мөфтие Эмирали Аблаев һәм башкалар кулъязманы яза башлауның шаһитлары булды.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз чыгышында искәртүенчә, кулъязма мүсхәфен әзерләү тәҗрибәсе хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында, Төркиядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Бәһрәйндә, Күвәйттә, Катарда, Либиядә, Мароккода һәм Пакстанда бар. Хәзер Казанда да бу эшкә алындылар. Теге яки бу сүзләрне хатасыз язу өчен белгечләргә беренчел чыганакларга, фәнни тикшеренүләргә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук һәр хәрефне һәм авазны кат-кат тикшерергә туры киләчәк.

Шул ук вакытта, Мүсхәфтә сүзләрне һәм хәрефләрне дөрес һәм сәнгати итеп язудан тыш, аларны ачык һәм аңлаешлы итеп язу турында да онытмаска кирәк булачак. Чөнки гарәп булмаган укучылар гарәп язуын аңламаска мөмкин.

Мөфти Камил Сәмигуллин сүзләренчә, мүсхәфне төзегәндә кануни яктан хаталар китмәсен өчен, нәзарәт белгечләре Муса Бигиевнең "Тасхих ресми хат" һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең "Фәваид әл-Мүһиммә" хезмәтләренә дә таяначак. Бу хезмәтләрдә шулай ук мүсхәфне төзү алымнары тасвирланган.

Кулъязма Коръән ике елда әзер булыр дип ниятләнә, бер битне язу өчен ике көн кирәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG