Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе ФСИН идарәсенең "СОлНЦе" мәктәбенә тоташкан бинасын рөхсәтсез корылма дип тапкан 


ФСИН бинасы
ФСИН бинасы

Бу хактагы таләп белән мәктәптә укучыларның ата-аналары мәхкәмәгә 2019 елда ук мөрәҗәгать иткән иде. Дәгъвачылар әлеге бинаның кирпечтән салынган диварында күпсанлы эре ярыклар булуын, аның мәктәп территориясенә ишелеп, балаларны һәм мәктәптә эшләүчеләрне имгәтү куркынычы барлыгын белдерде.  

Татарстанның Югары мәхкәмәсе Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Татарстандагы идарәсе бинасын рөхсәтсез төзелгән корылма дип таныган. Бу хакта Казанның "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков "Idel.Реалии"-га сөйләгән. Мәктәп бинасына ФСИН идарәсенең бәхәсле корылмасы тоташкан.

2019 елның мартында укучыларның әти-әниләре Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына, Казан башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсенә каршы дәгъва белән мөрәҗәгать иткән иде, алар Казанның Кави Нәҗми урамында урнашкан өч катлы бина өстендәге дүртенче һәм бишенче катларны рөхсәтсез төзелгән бина дип тануны һәм аны элеккеге хәленә кире кайтаруны сорады.

Дәгъва итүчеләр Казан башкарма комитетының "Реальное время" басмасына биргән җавабына сылтанды, анда шәһәр хакимиятләренең өстәмә рәвештә төзелгән ФСИН идарәсе бинасын кулланылышка кертергә рөхсәт бирмәве искәртелгән иде.

Дәгъвачылар әлеге бинаның кирпечтән салынган диварында күпсанлы эре ярыклар булуын, аның мәктәп территориясенә ишелеп, балаларны һәм мәктәптә эшләүчеләрне имгәтү куркынычы барлыгын белдерде.

Вахитов районы мәхкәмәсендә эшне карау барышында бәхәсле бинаның дүртенче һәм бишенче катларын кулланылышка кертү турындагы акты булмавы ачыкланды.

2019 елның декабрендә Вахитов районы мәхкәмәсе шикаятьне канәгатьләндермәде. 2021 елның гыйнварында Татарстанның Югары мәхкәмәсе дә бу карарны үз көчендә калдырды. Дәгъвачылар Гомуми юрисдикциянең алтынчы кассация мәхкәмәсенә шикаять итте, ул узган елның июнендә шикаятьне канәгатьләндерде һәм эшне яңадан карау өчен Татарстанның Югары мәхкәмәсенә кайтарды.

Белгечләрнең нәтиҗәләрен анализлап, Югары мәхкәмә "әлеге бинаның хәзерге техник хәле кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра" дип нәтиҗә ясаган.Ул ФСИН идарәсенең "дүртенче һәм бишенче катлар күтәрү юлы белән бинаны реконструкцияләвен рөхсәтсез дип" таныган һәм Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгын бина диварындагы ярыкларны бетерергә һәм башка төрле төзелеш эшләре башкарырга мәҗбүр иткән.

Татарстанның Югары мәхкәмәсе Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына бу хактагы карарны үтәү өчен бер ел вакыт биргән, шулай ук экспертиза уздырган ширкәт файдасына 155 мең сум түләттергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG