Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Җәмигъ мәчете Казансу буенда төзеләчәк


Казан Кирмәненә күренеш
Казан Кирмәненә күренеш

Әлегә җир кишәрлеген килештерү эшләрен узасы бар дигән Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан хакимиятләре Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең урынын билгеләнгән. Ул Казансу буенда, Кирмән каршында урнашачак дигән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узучы Гайдар форумы барышында ТАСС агентлыгына.

"Урыны якынча билгеле. Казансуның каршы як ярында, анда метро бар, әйбәт күренеш. Ләкин килештерү эшләре узасы бар", дигән Миңнеханов.

Элегрәк Татарстан президенты әлеге мәчет Казан үзәгендә төзеләчәк дигән иде. Аның төзелеше 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга арнала.

Гыйбадәтханә үз эченә музей, китапханә, күргәзмә-лекция залларын алачак. Моннан тыш, Казанда ислам кулъязмалары чыганакларын саклау, өйрәнү, популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү буенча фәнни үзәк эшләнәчәк. Мәчет 10 мең кеше сыйдыра алачак.

Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенең 1100 еллык чаралары 2022 елда узачак. Оештыру комитетын Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли.

Тарихи чыганакларга күрә, Идел буе Болгар дәүләте исламны 922 елда илнең рәсми дине буларак кабул итә. Бу дата Болгарга Багдад хәлифеннән илчеләр килү вакыйгасыннан алып санала. Шул ук вакытта галимнәр бу җирләрдә ислам илчеләр килгәнче үк таралган булуын әйтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG