1991 елның гыйнварында совет хәрбиләре белән бәрелешләрдә һәлак булган, Вильнюста яшәүчеләрнең туганнары, Советлар берлегенең элеккеге президенты Михаил Горбачевны мәхкәмәгә биргән. Бу хакта Reuters хәбәр итә.
Дәгъваны алты литвалы биргән диелә. Алар туганнарының үлеменә китергән хәрби чараны Горбачев туктата алмады дип саный.
"Без президент [Михаил Горбачевның] Советлар берлеге гаскәрләре белән җитәкчелек итүе, әмма ниятләнгән җинаять гамәлләрен булдырмау өчен берни эшләмәве һәм халыкара җинаятьне туктатмавы хакындагы дәлилләр китердек", диелә шикаятьчеләрнең гаризасында.
Дәгъваны мәхкәмәгә тапшыру Вильнюстагы вакыйгаларның 31 еллыгына багышланган.
1990 елның мартында Литва бәйсезлек игълан иткән беренче совет республикасы иде. 1991 елның 13 гыйнварына каршы төндә Вильнюста бәйсезлек тарафдарлары һәм совет хәрбиләре арасында бәрелешләр булды. Нәтиҗәдә 14 кеше үлде, 700ләп кеше җәрәхәтләнде.
2019 елда Литвадагы мәхкәмә Советлар Берлегенең элеккеге саклану министры Дмитрий Язовка һәм КГБның элеккеге офицеры Михаил Головатовка 1991 ел вакыйгалары турындагы эш нигезендә читтән торып хөкем карары чыгарды.
Язовны читтән торып – 10 елга, ә Головатовны – 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Әлеге эш нигезендә барлыгы 67 кеше хөкем ителде.
Мәхкәмә берничә мәртәбә Горбачевны шаһит буларак чакырып карады, әмма ул процесста катнашудан баш тартты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!