Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росфинмониторинг Навальный көрәштәшләре Волков һәм Ждановны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткән


Леонид Волков һәм Иван Жданов
Леонид Волков һәм Иван Жданов

Әлеге исемлеккә эләккән кешеләрнең финанс мөмкинлекләре чикләнә.

Росфинмониторинг оппозиционер Алексей Навальный көрәштәшләре Леонид Волков белән Иван Ждановны экстремизм яки террорчылык эшендә катнаша дип саналучы оешма һәм физик затлар исемлегенә өстәгән. Аларның исемнәре Росфинмониторинг сайтындагы яңа өстәлүчеләр бүлегендә икенче һәм өченче тора.

Әлеге исемлеккә эләккән кешеләрнең финанс мөмкинлекләре чикләнә – алар банк картасы аша операцияләр уздыра алмый, әлеге кешеләргә кредит бирелми, алар эшкә урнаша алмый.

Кануннар нигезендә, банклар әлеге исемлеккә кертелгән затларның хисапларын томалый һәм аларга хезмәт күрсәтүне туктата.

Узган елның 28 сентябрендә Русия тикшерү комитеты Навальный һәм аның иң якын көрәштәшләре — Волков, Жданов, Любовь Соболь, Георгий Албуров, Руслан Шаведдиновка һәм башкаларга карата экстремистик оешма булдыру һәм анда катнашу турында җинаять эше кузгату турында хәбәр иттеләр. Хәзерге вакытта аларның барысы да чит илдә, Навальный Владимир өлкәсендә колониядә җәза үти.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG