Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати технологияләр үзәге җитәкчесе йорт сагына утыртылды


Ул министрлыкны рацияләр белән тәэмин итүче ширкәт җитәкчесеннән 175 мең сум ришвәт алуда шикләнелә.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати технологияләр үзәге җитәкчесе Ленар Сәмигуллинга карата тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Эчке эшләр министрлыгы үзәгенең җитәкчесен ФСБ хезмәткәрләре Татарстанның тикшеү комитетына 12 гыйнварда китергән булган, ул якынча 15:00 сәгатьтә тоткарланган дип хәбәр ителә.

14 гыйнварда тикшерү аңа карата чик кую чарасы билгеләүләре өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Мәхкәмә Сәмигуллинны, радиоэлемтә системнары белән тәэмин итү турындагы дәүләт килешүен төзүгә булышканы өчен ришвәт алуның ике эпизоды нигезендә йорт сагына җибәрде.

Тикшерү фикеренчә, ул акчаларны Казан һәм Татарстан полициясен күп еллар дәвамында радиостанцияләр белән тәэмин итеп торган ширкәттән алган. "Инфотест-Р" ширкәтенең мөдире Андрей Киян Сәмигуллинга 2019 елда (75 мең сум күләмендә) һәм 2021 елда (100 мең сум күләмендә) ике тапкыр ришвәт биргән диелә.

Ленар Сәмигуллин үз гаебен өлешчә таныган. Йорт сагында ул 12 мартка кадәр булачак. Бу вакыт эчендә аңа өеннән чыгу, тикшерүчедән, якын туганнарыннан һәм адвокатыннан башка кешеләр белән сөйләшү, почта җибәрү, телефон һәм интернеттан куллану тыелган.

"Инфотест-Р" ширкәте хуҗасына да рацияләр белән бәйле мошенниклык турында гаепләү белдерелгән, бу схема нигезендә ул 53 миллион сум эшләгән дип фаразлана. Аны узган елның июлендә сак астына җибәргәннәр иде.

Тикшерү фикеренчә, "Инфотест-Р" Татарстан полициясен сыйфатсыз рацияләр белән тәэмин иткән, рацияләр техник бурычларын үтәмәгән. Киян эчке эшләр министрлыгы белән төзегән барлык килешүләре эчендә оешманы 53 миллион сумга алдаган дип фаразлана. Оешма Татарстанның эчке эшләр министрлыгы белән 2013 елдан бирле эшли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG