Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин ислам кабул итүнең 1100 еллыгыннан пиар ясауда гаепләүләрне кире какты


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Бәйрәм чараларын оештыруда кем беренче булырга тиеш диюләрнең нигезе юк диде мөфти.

Русия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Идел буенда ислам кабул ителүгә 1100 ел тулу бәйрәмен пиар буларак кулланмаска чакырды. Бу хакта ул 14 гыйнварда Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узган "Шиһабетдин Мәрҗани укулары" VII Русиякүләм еллык конференциясендә ясаган чыгышында әйтте.

"Кайберәүләргә юбилей елында аерым бер оешмаларның пиар-кампаниясе генә күренә, ә кемдер мөселманнар нәрсәгә дә булса дәгъва кыла, кемнәндер нәрсәдер тартып алырга яки кемнәндер алдарак өлгерергә җыена, дип уйлый. Бу буш ялаларны без нигезе булмаган, акылсыз әйбер буларак кире кагабыз", диде мөфти. Ул шулай ук бәйрәм чараларын рәсми рәвештә башлап җибәрүен әйтте.

Равил Гайнетдин бу чараларның русиякүләм булырга тиешлегенә басым ясады. Мөфти сүзләренчә, оештыру комитетында бәйрәм чараларын Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә генә түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә уздырырга дигән карар кабул ителгән булган.

"Русия президенты Владимир Путин үзенең боерыгында "федераль дәрәҗәдә" диде, шулай булгач, бәйрәм чаралары илебезнең бөтен төбәкләрендә дә уздырылачак", дип сөйләде мөфти.

"Безнең бурычыбыз – бәйрәмебезне Русиянең бер субъекты кысалары белән генә чикләмәү, аны гомумфедераль итү иде. Ул гомум мөселман бәйрәме дә, гомумрусия, бөтен җәмгыять өчен бәйрәм дә булачак", диде мөфти.

Равил Гайнетдин үзенең әлеге датаны бәйрәм итү тәкъдиме белән әле 2016 елда ук чыкканын да искә төшерде. Бу тәкъдимне Русия президенты хуплап алды, ә Русия диния назәрәте соңгы биш ел буе бәйрәм чаралары проектын эшләде дип сөйләде ул.

Өч көн элек Казанда бу бәйрәмне оештыру комитетының беренче утырышы узган иде. Чара Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үтте. Равил Гайнетдин утырышка килмәде, Русия диния назәрәте вәкиле буларак аның урынбасары Дамир Мөхетдинов катнашты.

Быел Болгарда исламның рәсми кабул ителүенең 1100 еллык юбилее. Аңа әзерлек узган ел ук башланды. Бу дата Татарстанга гына кагылмый, Русия масштабындагы дата дип аның оештыручылары итеп федераль түрәләр билгеләнде, шул рәвешле юбилейның дәрәҗәсе дә күтәрелде. Оештыру комитеты җитәкчесе – Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. Республиканың оештыру комитетын Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Оештыру комитетының зур утырышы 12 гыйнварда Казанда булды. Төп чаралар яз-җәй узачак. Әмма аңа кадәр дә төрле җирлектә чаралар каралган. Федераль дәрәҗәдә оештыру комитеты эшләүгә карамастан Татарстан белән Мәскәү арасында бераз булса да үзара тартышу барлыгы сизелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG