Accessibility links

Камилә Вәлиева фигуралы шууда Европа чемпионы булды


Камилә Вәлиева
Камилә Вәлиева

Камилә Вәлиева 259,06 балл җыеп беренчелеккә чыкты.

Казан кызы, 15 яшьлек Камилә Вәлиева Эстония башкаласы Таллинн шәһәрендә узган Европа беренчелегендә хатын-кызларның ялгыз шуу бәйгесендә 259,06 балл җыеп, алтын медаль яулады. 13 январьда кыска программада 94,45 балл җыеп, Камилә дөнья рекорды куйган иде.

Икенче һәм өченче урында шулай ук Русия өчен чыгыш ясаган кызлар Анна Щербакова белән Александра Трусова. Щербакова 237,42 балл, Трусова – 234,36 балл җыйды. Кызларның өчесе дә бер остазда – Этери Тутберидзеда шөгыльләнә.

2018 елда шулай ук Тутберидзе әзерләгән Алинә Заһитова Пхенчханда Олимпия чемпионы исемен яулаган иде.

Моңа кадәр Камиләнең Европа чемпионы исеменә ирешкәне юк иде. 2021 елның декабрендә Петербур шәһәрендә узган Русия беренчелегендә беренче урын яулап, Камилә Русия чемпионы исеменә лаек булды

Русия һәм Европа чемпионаты нәтиҗәләренә карап, кызларның 2022 елның 4-20 февралендә Пекинда үтәчәк Кышкы Олимпия уеннарына барасы хәл ителә.

Камилә Вәлиева – спорт күгендә былтыр гына кабынган яңа йолдыз. Камилә – Skate Canada 2021 һәм Rostelecom Cup 2021 гран-при җиңүчесе. Моннан тыш, Finlandia Trophy 2021 турнирында беренче урын алды.

Спортчы былтыр фигуралы шууда берничә дөнья рекорды да куя алды. Русиядә тимераякта нәфис шууда иң өметле спортчыларның берсе санала.

Камилә Вәлиева 2006 елның 26 апрелендә Казанда туган. Тимераякта шөгыльләнүен 3,5 яшендә Казанда башлый. 2012 елда Камиләнең гаиләсе Мәскәүгә күченә, 2018 елдан ул Этери Тутберидзе остазлыгында шөгыльләнә башлый. Юниорлар арасында дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. 2021 елның Русия чемпионы.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG