Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сигез кешедә “омикрон” табылган, чикләү чаралары көчәйтелә


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Аерым алганда, республикадагы киңкүләм чараларны соңрак уздыру, барлык киңәшмәләрне бары тик онлайн форматта үткәрү, коронавирус йоктыру очраклары арткан мәктәпләрне ябу ниятләнә.

Башкортстанда коронавирусның "омикрон" штаммын йоктыруның сигез очрагы теркәлгән. Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республиканың Роспотребнадзоры җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.

"Биш кешедә "омикрон" Истанбулдан очкыч белән килгәннән соң ачыкланды, шунда ук Танзаниядән дә ике юлчы булган. Рейсның барлык 145 юлчысы да тикшерелгән. Араларында сигез юлчы ике атналык үзизоляцияне үтәүдән баш тарткан, эпидемиягә каршы чараларны үтәмәүләре өчен, аларга җавап бирергә туры киләчәк", дип белдергән баш санитар табиб.

"Омикрон" йоктыручыларда җиңелчә авыру билгеләре булган диелә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирусның яңа штаммы якынлашуы уңаеннан республиканың сәламәтлек саклау министрлыгына өстәмә ятак фонды һәм кирәк кадәр дарулар әзерләргә кушкан. Оешмага шулай ук төбәктә ике инфекция һоспитале төзелешен тизләтү бурычы куелган.

Моннан тыш, республикада фестивальләр, караулар, шулай ук киңкүләм физкультура чараларын соңрак уздыру карары кабул ителгән. 17 гыйнвардан хезмәт коллективлары җыелышларын, муниципалитетларда киңәшмәләр уздыру да тыелган. "Барлык киңәшмәләр моннан соң бары тик онлайн форматта гына узачак", дип белдергән дүшәмбе көнне узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров.

"Вазгыятькә карап, барлык киңкүләм чараларны уздыру якынча бер айга-ай ярымга кичектерелә", дигән ул.

"Ковидка каршы" фәрманга әлеге үзгәрешләр иң якын вакытта кертеләчәк диелә.

17 гыйнвардан Башкортстан укучыларының кышкы яллар бетте. Республика башлыгы Радий Хәбиров алданрак белем бирү оешмаларында коронавируска каршы чараларны көчәйтергә кушты. Аерым алганда, температурасы булган балаларны мәктәпкә җибәрү тыела.

Радий Хәбиров сүзләренчә, коронавирус йоктыру очраклары арткан мәктәпләр ябылачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG