Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Навальныйны хуплап ялгыз пикет уза

Тимур Төхвәтуллин
Тимур Төхвәтуллин

Тимур Төхвәтуллин “Навальныйның бер еллык тоткынлыгы – Путинның хурлыгы һәм куркаклыгы. Сәяси тоткыннарга азатлык!” дигән шигар күтәргән.

Казанда Бауман урамында "Общество будущее" хәрәкәте әгъзасы Тимур Төхвәтуллин сәясәтче Алексей Навальныйны хуплап ялгыз пикетка чыккан.

Ул күтәргән шигаргә "Навальныйның бер еллык тоткынлыгы – Путинның хурлыгы һәм куркаклыгы. Сәяси тоткыннарга азатлык!" дип язылган.

Znak.com хәбәренчә, Екатеринбурда да "Мемориал"ның (Русиядә "ят агент" дип танылды) шәһәр бүлекчәсе җитәкчесе, тарихчы Алексей Мосин оппозиционерны хуплап, ялгыз пикетка чыккан. Ул "Навальныйга – азатлык, гаепсез төрмәдә бер ел" дигән шигар күтәреп тора диелә.

Сибирь. Реалии Новосибирскида да активист Виктор Сорокинның Навальныйны хуплап ялгыз пикет уздыруын, соңрак аңа тагын бер пикетчының кушылуын хәбәр итте.

17 гыйнварга дөньяның дистәләгән шәһәрләрендә Навальныйны хуплап чаралар узачагы хәбәр ителгән иде. Русиядә мондый чаралар үткәрү ниятләнми диелде.

Сәясәтчеләр моны оппозиционер тарафдарларына моңарчы күрелмәгән эзәрлекләүләр булуы һәм аларның үз гомерләре өчен сагаюы белән бәйли.

Нәкъ бер ел элек, 17 гыйнварда Русия оппозиционеры Алексей Навальный Мәскәүгә кайтты, ул Русиядә җитештерелә торган, "Новичок" төркеменә караган химик матдә белән агуланганнан соң, озак вакыт Германиядә тернәкләнү узган иде.

Навальныйны кулга алуга бер ел тулыр алдыннан, АКШ Конгрессының Һелсинки комиссиясен җитәкләүче Америка канун чыгаручылары гариза чыгарды, анда әйтелгәнчә, "әгәр оппозиционерда үз хакимиятенә җитди куркыныч күрмәсә, Русия президенты Владимир Путин аны төрмәгә утыртмас иде. Навальный һәм аның гомумрусия такымы Путин һәм аның ялчылары канунсыз алган керемнәрне ачыклауда мөһим роль уйнады. Аларны ни өчен эзәрлекли башлаулары турында без белергә тиешле бөтен әйбер – шушы".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG