Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәүче Татарстанның Югары мәхкәмәсен тәнкыйтьләп, Кирмән янына баннер элгән


Марс Хәйруллин

Анда “Татарстанның Югары мәхкәмәсе – җинаятьчел клоака” дип язылган. Моның өчен Марс Хәйруллинга беркетмә төзегәннәр. Баннерны ертып алсалар, аның урынына Хәйруллин яңасын - “Казанның росреестры башкарма комитеты эчке эшләр министрлыгы Мафия” дигәнен эләргә ниятли.

Казан кирмәне янындагы йортта яшәүче Марс Хәйруллин үз йортының чормасы диварына "Татарстанның Югары мәхкәмәсе – җинаятьчел клоака" дигән язулы баннер элгән.

Марс Хәйруллин "Idel.Реалии"га хәбәр итүенчә, бу шигардә аның Татарстан Югары мәхкәмәсенә бәяләмәсе язылган, ул мәхкәмәне гаделсез карарлар чыгару урынына әйләнде дип саный.

Республиканың Югары мәхкәмәсендә Хәйруллинның хакимият структуралары белән чираттагы көрәше көтелә. Ул яшәгән йорт бинасының һәм йорт астындагы җирнең хуҗасы булган хатынына һәм улына Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә штраф салганнар. Штрафны йорт бинасының ян өлешендә ясап куелган ишек өчен салганнар, түрәләр фикеренчә ул "бина фасадының конструктив элементлары һәм тарихи бизәкләре югалуга" китергән.

Бер штрафны 23 декабрьдә салганнар, ул 15 мең сум булган, икенчесен, шундый ук күләмдәгесен 14 гыйнварда сукканнар. Хәйруллин бу карарны шикаять итәргә ниятли, әмма Татарстанда бу эшләрнең уңышлы тәмамланачагына ышанмый.

Марс Хәйруллин аңлатканча, ишекне ул йортның торак өлешенә янкорылма терәлеп тору сәбәпле ясаган, бу янкорылмада хәзерге вакытта кафе урнашкан. Кафеның өстәмә чыгу юлы булырга тиеш, юкса бу янгын куркынычсызлыгын тупас бозу булачак, дип саный Хәйруллин.

Хәйруллинның Татарстанның хакимият структуралары белән "баннер сугышы" 2009 елдан бирле дәвам итә. Бу вакыт эчендә аның темалары берничә мәртәбә үзгәреп торды.

Ул "Кирмән саклавы астында булган Ирек мәчете – канунсыз" һәм "Рөстәм ял паркында күмәргә ярамый" баннерлары белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны, "Метшин, синең өчен төрмә елый" баннеры белән Казан мэры Илсур Метшинны, шулай ук Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковны һәм Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущинны тәнкыйтьләде.

Бу баннерлары өчен Хәйруллиннарга гел зур булмаган штрафлар язып килделәр, Марс үзе моны сүзен әйтә алганы өчен түләү буларак кабул итә. Әмма гаиләгә штрафларга караганда 1899 елда салынган бинаның үзе белән бәйле рәвештә салынган штрафлар күпкә җитдирәк.

1990нчы елларның икенче яртысында Хәйруллин башкарма комитет белән килештереп, янкорма төзегән (шушы янкормада кафега килүчеләр өчен өстәмә чыгу юлы ясаган да инде), шулай ук "дача амнистиясе" беткәнче йортка чардак ясаган. Хәйруллин әйтүенчә, түрәләр еллар дәвамында бу өстәмә корылмаларга бәйләнә дә инде, әмма шул ук вакытта яшерен сәбәпләр башкада дип саный: әйләнә-тирәдәге кишәрлекләрне күптән дәрәҗәле кешеләр сатып алып бетергән, ә Хәйруллиннар үз йортларын һәм җирен сатмый.

Аның сүзләренчә, полиция яңа баннерны фотога төшергән һәм беркетмә төзегән, әлегә башка гамәлләр булмаган.

Шул ук вакытта, полиция Татарстанның Югары мәхкәмәсе турындагы баннерны ертып алса, Хәйруллин чардак диварына "Казанның росреестры башкарма комитеты эчке эшләр министрлыгы Мафия" дигән язу эләчәген әйтә, сүз уңаеннан бинаның бу дивары туп-туры мэрия тәрәзәләренә карап тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG