Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Мөхетдинов Татарстан әзерләгән 1100 еллык логотибын "кабер ташына" тиңләде


Сул якта Русия мөселманнары диния нәзарәте логотибы, уңда - Татарстан ясаганы
Сул якта Русия мөселманнары диния нәзарәте логотибы, уңда - Татарстан ясаганы

Равил Гайнетдин урынбасары Татарстан белән Русия мөфтияте арасында аңлашылмаучанлык булуы турында белдерде.

Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына Татарстан тарафыннан әзерләнгән логотипны тәнкыйтьләп чыкты.

"12 гыйнварда Казанда тәкъдим ителгән логотип 1100 еллыкның мәгънәсен Татарстан гына түгел, хәтта Казанның Тукай һәм Каюм Насыйри урамнары дәрәҗәсеннән дә ныграк киметә. Гади кешеләр беренче тапкыр караганда монда катлаулы символ күрми, гафу итегез, бу кабер ташы силуэты. Бу берничек тә 25 миллионлык өммәтнең символы була алмый", дип белдерде ул.

"1100 еллыкны бәйрәм иткәндә бу кимчелек Русия мөселманнары очрашкан мәсьәләләрне, гомумән, Русиянең ислам һәм мөселманнарга мөнәсәбәтен тулысынча аңламау һәм аны кире кагу булып тора", ди ул.

Мөхетдинов сүзләренчә, бу Татарстан һәм Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтияте арасында бәйрәмгә карашның төрле булуын күрсәтә. Ул үзләре әзерләгән логотипның күпкә тирәнрәк мәгънәгә ия булуын әйтә.

"Безнең символ Идел буе Болгарын шәһәрләр һәм галимнәр, халыкара һәм икътисадый багланышлар, ислам эшләренә дәүләт алымы булган цивилизация буларак күрсәтә", ди ул.

1100 еллык логотибын 12 гыйнварда Казан Кирмәнендә узган оештыру комитетының зур утырышында тәкъдим иттеләр. Ул биш график элементтан тора: "Истәлек билгесе" архитектура объекты слуэты, ачылган Коръән китабы, лалә чәчәге, 1100 еллык һәм гарәпчә "Болгар" язуы. Чара Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үтте. Равил Гайнетдин утырышка килмәде, Русия диния назәрәте вәкиле буларак аның урынбасары Дамир Мөхетдинов катнашты.

Татарстан әзерләгән логотипны тарихчы Нурулла Гариф та кабер ташына охшатып ризасызлык белдерде. Аның Facebook-та калдырган бу фикерен татар активистлары, Рамай Юлдаш, Наил Нәбиуллин, язучы, милли хәрәкәт вәкиле Фәүзия Бәйрәмова да теләктәшлек белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG