Accessibility links

Кырымтатар режиссёры Нариман Алиевнең ORTALAN фильмын Berlinale Co-Production Market-ка сайлап алганнар


Фильм 1944 елда кырымтатар халкын депортацияләүгә багышланган.

Кырымтатар режиссёры Нариман Алиевнең ORTALAN ("Орталан") исемле булачак фильмы, Berlinale Co-Productio Market-ка (Берлин копродукцион кино базары) килгән 295 гариза арасыннан сайлап алынып, 19 проект исемлегенә кергән. Бу хакта ForeFilms кино җитештерү ширкәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Уртак җитештерүгә кушылачак халыкара хезмәттәшләр эзләү өчен, Берлинның
копродукцион кино базары – дөньядагы иң зур мәйданчыкларның берсе булып тора. Мин "Орталан"ның кино базарындагы рәсми сайлап алуларга эләгүенә шатмын. Бу проектка мөмкин булган партнерларның игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Гомумән, бу фильм өстендә эшләүнең иң мөһим һәм кирәкле этабы, чөнки без эшебезне алга таба тормышка ашыру өчен нәкъ менә хәзер хәзер нигез салабыз", дип белдергән Нариман Алиев.

Алданрак Нариман Алиевнең ORTALAN исемле тарихи драма төшерүгә керешүе
хәбәр ителгән иде, ул 1944 елда кырымтатар халкын депортацияләүгә багышланган.

Проектның продюсерлары булып Владимир Яценко һәм Анна Соболевская тора,
алар фильмны җитештерү белән шөгыльләнәчәк ForeFilms ширкәтен оештыручылардан.

Нариман Алиев – кырымтатар режиссёры "Крымские истории" трилогиясе авторы. Аның "Синнән башка" ("Без тебя") фильмы 66нчы Берлин кинофестиваленең Generation 14+ кысаларында тәкъдим ителгән иде. Үз
эшләрендә ул гаиләдәге мөнәсәбәтләр темасын, кырымтатарларының гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен тикшерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG