Accessibility links

Шәйхразиев Уфада Башкорт корылтае һәм татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты


Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфада Башкорт корылтае вәкилләре һәм татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар үткәрде.

17 гыйнвар Уфага сәфәрен башлап Васил Шәйхразиев Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары Азат Бадранов белән очрашты. Анда Идел буенда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан узачак бәйрәмнәр кысасында хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Шәйхразиев 19-21 май Казанда узачак "Русия – ислам дөньясы: KazanSummit" халыкара икътисади саммиты һәм башка чараларның програмы белән таныштырды. Әлеге бәйрәм Уфада да узуы сәбәпле, гамәлләрне килештерү кирәклеген әйтте.

"Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы – безнең тамырларны барлау. Тарихтагы мәгърифәтчеләргә һәм аларның хезмәтләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Ул шәхесләребез үзләрен милләтләргә бүлмәгәннәр, алар безнең уртак тарих, уртак чишмә башы", – дип белдерде Бадранов.

Шул ук көнне Дөнья татар конгрессы җитәкчеләренең Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзалары һәм җитәкчеләре белән очрашуы узды. Очрашуда ике төбәктә дә татар-башкортларга туган телләрен, тарихны өйрәнү өчен шартлар тудыру кирәклеге билгеләнде.

Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты җитәкчесе Юлдаш Йосопов 2022 елның "Башкорт халкы стратегиясе"нә ярашлы, "Мәдәният һәм рухи мирас елы" итеп игълан ителүен сөйләде. Сөйләшүдә дәүләтнең көче халыклар бердәмлегендә булуы билгеләнде.

"Без гореф-гадәтләр, рух, мәдәният белән якын халыклар. Башкортстанда туган телләрне, шул исәптән татар телен дә саклау өчен күп эшләр башкарыла. Башкорт телен Татарстанда да саклау һәм үстерүгә сезнең ярдәмгә өмет итәбез", диде Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы Сынтимер Баязитов.

Очрашуда гореф-гадәтләрне, милли үзенчәлекләрне саклауда тарихи-мәдәни үзәкләр оештыру кирәклеге дә билгеләнде.

Кичен Васил Шәйхразиев Уфа "Нур" татар театры бинасында татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Кыска гына чыгышында ул агымдагы елда Болгарда исламның рәсми кабул ителүенең 1100 еллык юбилее уңаеннан чаралар узачагын һәм 2 август Казанда Дөнья татар конгрессының VIII корылтае үтәчәген әйтте.

Татар сыйныфлары бар икән, анда башкорт балаларын биреп, башкорт сыйныфлары бар икән, татар балаларын биреп, туган телне өйрәник

"Татарстан һәм Башкортстанда өч миллион ярымнан артык татар яши. Бу татарның умыртка баганасын тәшкил итә. Без Башкортстан татарына һәрвакыт игътибарлы булачакбыз", диде ул. Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзалары белән очрашуны телгә алып Шәйхразиев "Бүлешүнең файдасы юк. Әйдәгез, татар сыйныфлары бар икән, анда башкорт балаларын биреп, башкорт сыйныфлары бар икән, татар балаларын биреп, туган телне өйрәник. Безне алфавитта алты гына хәреф аера", дип чыгыш ясавын сөйләде. Моның аеруча Татарстан һәм Башкортстаннан читтәге төбәкләргә кагылуын әйтте. Милли Шура рәисе Дөнья башкортлары корылтае белән аңлашуга ирешүләрен ассызыклады.

Аннан соң Башкортстандагы татар җәмәгатьчелеге оешмалары җитәкчеләре башкарган эшләренә хисап чыгышлары ясады.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Хәкимов чыгышында Васил Шәйхразиевка берникадәр тәнкыйть тә белдерде. Ул матди ярдәм булмау сәбәпле, узган ел Башкортстан татарлары корылтае узмый калуын әйтте. Дөнья татар конгрессының ун елга нибары бер тапкыр чәй табыны өчен 10 мең сум акча бирүен искә төшерде. "Васил Шәйхразиев чыгышларында килгән саен Омскида, яки Томскида "Татар йортлары" ачылуын сөйли. Шундый йортны бездә дә ачасы иде", диде Заһир Хәкимов. Ул Башкортстан татар конгрессы корылтаеның 9-11 июльдә узачагын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG