Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: Украинага бәреп керү – Русия өчен "һәлакәт" булачак  


Джо Байден
Джо Байден

Русия һөҗүменең мөмкин нәтиҗәләреннән берсе дип Байден, мондый очракта Русия банкларының долларда операцияләр башкара алмаячагын атады.

Украинага масштаблы һөҗүм Русия өчен "һәлакәт" булачак, ә Русия президенты Владимир Путин бу очракта Көнбатышның "әлегәчә ул күрмәгән" санкцияләренә дучар булачак. Бу хакта матбугат очрашуында АКШ президенты Джо Байден белдерде.

Русия һөҗүменең мөмкин нәтиҗәләреннән берсе дип Байден, мондый очракта Русия банкларының долларда операцияләр башкара алмаячагын атады.

Байден Русиянең Украинага караганда хәрби яктан шактый өстен булуын таныган, әмма һөҗүм итсә, озак вакыт дәвам итәчәк күңелсез нәтиҗәләргә дучар булачагын әйткән.

Байден фикеренчә, Владимир Путин Украинага каршы операция турында карарны мөгаен кабул итәр. Шул ук вакытта АКШ президенты Путинның киң масштаблы хәрби низаг теләвенә ышанмавын белдергән. Байден шулай ук Көнбатышның керткән чаралары Русиянең Украинага каршы гамәлләренә, аларның масштабына һәм нәтиҗәләренә бәйле булачак дип ишарәләгән.

Күптән түгел Русиянең Украина НАТОга кермәскә тиеш дигән таләбе турында сөйләгәндә, Байден Украинаның НАТОга керә алуына шик белдергән, әмма Русия аркасында түгел, Байден сүзләренчә, Украина әлегә моңа әзер түгел.

АКШ президенты шулай ук, Мәскәүнең НАТО коралларын Украина җирләренә урнаштырмау таләбе хакында фикер алышырга әзер булуын әйткән.

Русия Украина белән чикләрдә хәрби төркемнәрен ныгытканнан соң һәм Женева белән Брюссельдәге сөйләшүләр әлегә нәтиҗәсез төгәлләнгәч, соңгы көннәрдә Көнбатыш илләренең Русия һөҗүме ихтималына бәйле шөбһәләре тагын да артты.

21 гыйнвар, җомга көнне АКШ дәүләт секретаре һәм Русиянең тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Женевада күрешәчәк.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүнең Украинага каршы хәрби операция әзерләмәвен әйтеп килә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG