Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк банк Русиядә крипто акча әйләнешен тыярга тәкъдим итте


Эльвира Нәбиуллина
Эльвира Нәбиуллина

Bloomberg язуынча, бу оппозиция сәясәтчеләренә һәм активистларына, шулай ук "ят агент" мәгълүмат чараларына акча күчерүне томалаячак.

Үзәк банк Русиядә майнингны һәм криптовалюталар әйләнешен тулысынча тыярга тәкъдим итте. Бу хакта Үзәк банк хисабында хәбәр ителә.

Бу тыюны бозган өчен Үзәк банк җаваплылык кертергә тәкъдим итә, әмма нинди җаваплылык икәнен ачыкламый. Оешма крипто акчаларны сатып алу һәм сатуда куллануны, криптовалюта чыгару һәм аның әйләнешен оештыруны, шулай ук Русиянең финанс оешмаларына криптовалютага кертемнәр ясауны тыярга тәкъдим итә.

Алданрак Bloomberg, Федераль иминлек хезмәте Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллинаны Русиядә крипто акчалар белән операцияләрне тыюны хупларга күндергән дип хәбәр итте, бу оппозиция сәясәтчеләренә һәм активистларына, шулай ук "ят агент" мәгълүмат чараларына акча күчерүне томалаячак диелә.

Нәбиуллина үзе мошенниклык булу ихтималы аркасында, Үзәк банкның Русиядә криптовалюта белән бәйле операцияләргә каршы чыгуын белдергән иде. Криптовалютада күчерелгән акчаларны күзәтеп бару мөмкин түгел диярлек.

Әлегә Русия кануннары крипто акча сатып алуны яки сатуны тыймый, әмма аны Русия эчендә түләү чарасы итеп кулланырга һәм Русиядә чыгарырга рөхсәт бирми.

Крипто акчаны банкта алмаштыру мөмкин түгел, моны бары тик криптобиржалар, крипто алыштыручы сервислар һәм онлайн-янчыклар аша гына эшләп була.

Русиядәге кайбер оешмалар, шул исәптән оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның такымы һәм "ят агент" дип танылган "ОВД-Инфо" проекты матди ярдәм күрсәтү өчен шундый ысулны керткән иде.

Соңгы мәгълүматларга күрә, русияләр 17 миллион крипто-янчыкларда җиде триллион сумнан артык акчасын криптовалютада тота.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG