Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ковид һоспитальдә авыручы балалар 8 тапкырга арткан


Балалар өчен ятакларны өч тапкырга арттырырга җыеналар.

Казанның Балалар республика клиник хастаханәсенең (ДРКБ) ковид һоспиталендә авыручылар 8 тапкырга арткан. Бу хакта 21 гыйнварда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде.

"Әгәр дә балалар ковид һоспиталендә 6-8 кеше яткан булса, хәзер аларның саны 50гә җитте. Исегезгә төшерәсем килә, олылар өчен бүген 2 577 ятак бар. Шуңа күрә авыручы балаларның 6-8 тапкырга артуы куркыныч саннар булып күренсә дә, бу кечкенә саннар. Моңа тыныч карарга кирәк. Хәзер балалар республика клиник хастаханәсе ятакларны өч тапкырга арттырырга әзер. Бу сөйләшенгән мәсьәлә. Лабораторияләр күбрәк эшләргә әзер", диде ул.

Шул ук вакытта Татарстанда балаларга вакцина ясату кайчан башланачагы билгеле түгел. Республика федераль үзәктән карар көтә.

Татарстанда "омикрон" таралу сәбәпле, 23 гыйнвардан Республика клиник хастаханәсендә провизор һоспиталь кабат эшли башлаячак.

"Әгәр дә ятаклар җитми башласа, без кабат ковид һоспитальләрне ача башлаячакбыз. Элек эшләгән һоспитальләр 2-3 тәүлек эчендә эшли башларга әзер. Барлык баш табиблар кисәтелгән, маршрутлар билгеле. Авыручылар күпләп арткан вакытта без 7,5 ятак ачкан идек", диде ул.

Соңгы тәүлектә Татарстанда 114 кеше коронвирус йоктырган. Гыйнвар башыннан авыручылар саны 15 процентка арткан. Бүгенгә республикада 2 млн 346 мең кеше вакцина ясаткан. Ревакцинацияне 165 мең кеше узган. Пандемия башыннан Татарстанда COVID-19ны йоктырган 44 859 очрак ачыкланган, 38 111 кеше савыккан, 1 546 кешенең гомере өзелгән.

Русиядә пандемия башыннан коронавирус йоктыручылар саны күрсәткече иң югары дәрәҗәгә җитте. Узган тәүлектә 49 513 кешедә COVID-19 ачыкланган. Рәсмиләр 692 кешенең үлеме хакында хәбәр итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG