Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кисәк арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта ковид һоспитальләрдә авыручылар артуы күзәтелми.

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кисәк арткан. Республика оператив штабы хәбәр итүенчә, бер көн элек республикада COVID 114 кешедә ачыкланса, узган тәүлектә аларның саны 156га җитте. 31 кеше хастаханәгә салынган, 125 кеше өйдә дәвалана.

Бүген, 22 гыйнварда Татарстан хөкүмәте киңәшмәсендә президент Рөстәм Миңнеханов авыручылар артса да, ковид һоспитальләрдә ятучылар күп түгел диде.

"Республикага "омикрон" килде. Соңгы көннәрдә авыручылар кисәк артты, ләкин хастаханәләрдә авыручылар үсеше күзәтелми. Безгә хәзер беренче ярдәм күрсәтүне көчәйтергә кирәк. Һоспитальдә буш ятаклар бар. Кирәк булса, аларны өч тапкырга арттыра алабыз", диде ул.

Моңа кадәр Татарстанда ябылган ковид һоспитальләрне кабат ачарга мөмкинлеге турында белдергәннәр иде. 23 гыйнвардан Республика клиник хастаханәсендә провизор һоспиталь кабат эшли башлаячак.

Бүгенгә Татарстанда 2 млн 353 мең кеше вакцина ясаткан. Хәзер республикада 370 мең вакцина бар. Аларны 170 пунктта ясатырга була.

Рәсми мәгълүматларга караганда, пандемия башыннан Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 45 015 очракка җитте, барлыгы 38 191 кеше савыккан, 1 550 кешенең гомере өзлегән.

Башкортстанда да коронавирус белән авыручылар саны арткан. Узган тәүлектә 307 очрак ачыкланган. Бер көн эчендә 10 кешенең үлеме турында хәбәр иттеләр.

Русиядә пандемия башыннан коронавирус йоктыручылар саны күрсәткече иң югары дәрәҗәгә җитте. Узган тәүлектә 57 212 кешедә COVID-19 ачыкланган.

Ковид һоспитальгә салынучылар 8,4 процентка арткан. Рәсмиләр 681 кешенең үлеме хакында хәбәр итте. Пандемия башыннан Русиядә 11 млн 44 меңе коронавирус белән авырган, 325 мең кешенең гомере өзелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG