Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телеграмда "Татар түгәрәкләре" каналы эшли башлады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Каналда көн дәвамында танылган татар блогерлары, артистлар һәм КВНчылар аралаша.

Кыска гына вакыт эчендә "Татар түгәрәкләре" Телеграм-каналы үзенә йөзләгән язылучы җыйды. Бер ел элек эшләп алган Clubhouse кушымтасыннан аермалы буларак, "Татар түгәрәкләре" каналында башка кешеләрнең сөйләгәнен тыңларга гына түгел, карарга да мөмкин.

Татарча канал идеясе ТНТ телеканалы комиклары төркеме "Круги на полях" телеграм-каналын булдырганнан соң барлыкка килгән, әлеге канал берничә көн эчендә күп санлы язылучылар җыйган.

"Татар түгәрәкләре" каналын блогер Айнур Әхмәтов һәм SkyTat сөйләшү клубы проекты авторы Римма Гомәрова алып бара. Даими авторлар арасында "Әйдә, ШаяРТ" КВН татар лигасы җитәкчесе Рамил Әгъдиев, блогер Ләйлә Лерон, "Тәртип" радиосы диджее Айсылу Лерон, сәясәт белгече Руслан Айсин, музыкант Динә Закирова, Галиәсгар Камал театры артисты Илнур Закиров һәм башкалар. бар.

Телеграмның техник мөмкинлекләре сәбәпле, авторлар саны илледән арта алмый, ди каналны оештыручылар. Аралашу татар телендә бара, темалар төрле – татар теленең төрле диалектлары, татарча музыкаль стриминг, бәлеш пешерү бәйгесеннән алып төрле төбәкләрдәге татарларның "мишәр" атамасына мөнәсәбәте нинди булырга мөмкинлегенә кадәр.

Әлегә каналга өч йөз кеше язылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG