Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "омикрон" таралу сәбәпле диспансер тикшерүе туктатылган


24 гыйнварга Башкортстанда коронавирусның омикрон-штаммын йоктыруның 37 очрагы теркәлгән.

Башкортстанда коронавирусның яңа штаммы - "омикрон" таралу сәбәпле профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру туктатылган. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә хәбәр иткән.

Министр фикеренчә, бу кичектергесез ярдәм күрсәтүдә һәм амбулатор-клиник дәвалауда көчләрне һәм резервларны арттырырга ярдәм итәчәк.

Республика башлыгы Радий Хәбиров бу карарны хуплаган. Моннан тыш, якын арада табибларга ярдәмгә медицина университеты студентлары да чыгачак. Сессиядән соң, 25 гыйнварда инфекция һоспиталләренә Башкортстанның дәүләт медицина университетыннан 2000 студентны да җәлеп итәчәкләр, бу хакта университетның ректоры Валентин Павлов хәбәр итте. 380 кеше резервта калачак.

24 гыйнварда Уфаның Дим районы хастаханәсендә ковид-һоспиталь эшли башлады, бу хакта "Уфа1" хәбәр итә. 2020 елда бу хастаханәне беренчеләрдән булып ковид белән авыручыларны дәвалау өчен үзгәрткәннәр иде. Дим районы хастаханәсендәге ковид-бүлекчәне 2021 елның 1 апрелендә, анда ятак фондының 30 проценты буш торгач ябарга булдылар.

Төбәкнең Роспотребнадзоры мәгълүматына күрә, 24 гыйнварга Башкортстанда коронавирусның омикрон-штаммын йоктыруның 37 очрагы теркәлгән. Оешманың матбугат сәркатибе Регина Акмалова әйтүенчә, вирусны йоктыручыларның күпчелегендә авыру билгеләре күренми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG