Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның сигез меңнән артык хәрбие Европа көнчыгышына күчерелергә әзер


Шул ук вакытта 26 гыйнварда Парижда Русия һәм Украинаның "рәсми вәкилләре" очрашачак дигән хәбәрләр барлыкка килде.

Русия һәм Украинаның бер-берсенә кораллы каршы торуы сәбәпле, АКШның 8,5 мең хәрбие Көнчыгыш Европага күчерелергә мөмкин һәм бу уңайдан "югары" әзерлеккә китерелгән. Әлеге хәбәрне Пентагонга сылтама белән AFP агентлыгы таратты.

Британиянең SkyNews телеканалы искәртүенчә, Русия гаскәрләренең Украина җирләренә "котылгысыз бәреп керү куркынычы арту" вазгыятендә 8500дән артык хәрби Көнчыгыш Европага җибәрелергә әзер.

Русия һәм Украинаның "рәсми вәкилләре" 26 гыйнварда Парижда очраша дигән хәбәрләр барлыкка килде.

Франция президенты "Русия һәм Украина арасындагы мөнәсәбәтләрдә киеренкелекне бетерү юлы күрә", дип белдергән АFP хәбәрчесенә Эммануэль Макронның ярдәмчесе.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG