Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бер тәүлектә коронавирус йоктыруның 89 меңгә якын очрагы ачыкланган


26 гыйнварга булган мәгълүматка күрә, илдә коронавирус йоктыру очракларының 48 проценты – "дельта"га, 52 проценты – "омикрон"га туры килә.

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 88 816 яңа очрагы ачыкланган, бу алдагы көн белән чагыштырганда 19 процентка диярлек күбрәк. Бу хакта инфекция белән көрәш федераль оператив штабы хәбәр итә. Пандемия башыннан бу иң зур күрсәткеч, 21 гыйнвардан башлап, җиденче тапкыр рәттән авыручыларның саны артуының иң зур күрсәткечләре теркәлә.

Авыруны иң күп йоктыручылар Мәскәүдә теркәлгән – 26 586 кеше. Бу бер көн алдан булган күрсәткечләрдән өчтән бер тапкырга артык. Мәскәүдә шулай ук соңгы тәүлектә хастаханәгә урнаштырылганнарның саны да арткан: 1188 кешедән 1459 кешегә җиткән. Узган тәүлектә Русия хастаханәләренә COVID-19 белән 12 807 кеше эләккән.

26 гыйнварда вице-премьер Татьяна Голикова Русиядә коронавирус инфекциясе йоктырган балаларны хастаханәгә урнаштыру очраклары соңгы ике көндә 36,5 процентка артты дип хәбәр иткән иде.

Оператив штаб хәбәренә күрә, Башкортстанда соңгы тәүлектә инфекция йоктыруның 511 очрагы теркәлгән, 14 кеше коронавирустан үлгән.

27 гыйнварга булган рәсми саннарга күрә, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 378 яңа очрагы ачыкланган, алты кеше үлгән.

Авыручылар санының кинәт артуы коронавирусның яңа "омикрон" штаммы таралуы белән бәйле. Штаб мәгълүматына күрә, вирусның бу төре илнең 74 төбәгендә ачыкланган. Кичә вице-премьер Татьяна Голикова яңа штамм Русиядә өстенлек алып тора башлады дип белдергән иде.

26 гыйнварга булган мәгълүматка күрә, илдә коронавирус йоктыру очракларының 48 проценты – "дельта"га, 52 проценты – "омикрон"га туры килә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG