Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Украина тирәсендәге вазгыять уңаеннан БМОның Иминлек шурасы утырышын җыя


Линда Томас-Гринфилд
Линда Томас-Гринфилд

АКШ фикеренчә, Иминлек шурасында мондый сөйләшү уздыру –  халыкара берләшмәнең кайсы тарафка симпатиясе булуын ачык күрсәтеп, Кремльне Украина чигендәге вазгыять киеренкелеген бетерергә үгетли алачак.

Кушма штатлар тәкъдиме белән 31 гыйнварда БМОның Иминлек шурасы утырышы узачак, анда Украина чигендә Русия гаскәрләренең туплануы турында фикер алышачаклар.

"100 меңнән артык Русия гаскәрләре Украина чигендә урнаштырылган, Русия, халыкара тынычлыкка һәм иминлеккә куркыныч тудырып, Украинага каршы төрле гамәлләр уздыра", диелә АКШның БМОдагы даими вәкиле Линда Томас-Гринфилд гаризасында.

АКШ фикеренчә, Иминлек шурасының әгъза-илләре фактларны өйрәнергә һәм Русиянең Украинага һөҗүм ихтималының халыкара иминлек системына нәтиҗәсен карарга тиеш.

Әлегә Американың бу тәкъдименә җавап бирмәүче Русия, Иминлек шурасының мондый көн тәртибе белән киңәшмә уздыруын томаларга тырышырга мөмкин.

Шулай да, Wall Street Journal газеты мәгълүматына күрә, Кушма Штатлар утырышны уздыру өчен кирәкле, Иминлек шурасының ким дигәндә тугыз әгъзасының хуплавын алып куйган булырга тиеш.

Үз чиратында, БМОның Иминлек шурасының даими әгъзасы буларак, Русия аның карарларына вето салу хокукына ия.

АКШ фикеренчә, Иминлек шурасында мондый дискуссия уздыру – халыкара берләшмәнең кайсы тарафка симпатиясе булуын ачык күрсәтеп, Кремльне Украина чигендәге вазгыять киеренкелеген бетерергә үгетли алачак.

АКШ, шулай ук, БМОның Гомум җыены көн тәртибенә дә Украина чигендәге вазгыять мәсьәләсен кертергә мөмкин.

Соңгы атналарда Русия Украина белән чиктә йөз меңләп хәрби хезмәткәрен һәм шактый күләмдә хәрби техникасын урнаштырды.

Киевтә һәм Көнбатыш илләрендә Кремль Украинага һөҗүм итәргә мөмкин дип шикләнәләр. Мәскәү мондый ниятләре булуын кире кага һәм үз җирләрендә гаскәрләрен күчереп йөртергә хакы булуын белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG