Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңа чикләүләр кертелми, мәктәпләр "дистантка" күчерелми


Җәмәгать транспортында QR-код тикшерү
Җәмәгать транспортында QR-код тикшерү

Республикада COVID-19 йоктыручыларның тәүлеклек саны 400дән артып китте.

Татарстанда коронавирус йоктыручылар, шул исәптән, авыручы балалар саны кинәт артса да, мәктәпләр читтән торып белем бирүгә күчмәячәк. Бу хакта 28 гыйнварда Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина матбугат очрашуында белдерде. Белем бирү оешмаларында чаралар, җыелышлар уздыру туктатылган.

"Мәктәптә авыручылар саны арта. Балалар авырый. Әмма без аларны "дистантка" күчермибез, сыйныфларда белем бирүне туктатабыз. Бүген республикада шундый 1 419 сыйныф бар. Бу шимбәдә белем бирү гадәттәгечә узмаячак. Балалар өчен саф һавада чаралар үткәрү каралган. Һәрбер мәктәп моны үзе билгели", диде ул.

Мәктәпләр генә түгел, Татарстанда яңа чикләүләр кертү көтелми.

"Әлегә яңа чикләүләр кертү мәсьәләсен карамыйбыз. Бүген гамәлдә булган барлык чаралар хәзерге эпидемиологик вазгыятькә туры килә. Катгый чикләүләр кертү турында сүз юк", дип белдерде Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе рәисе урынбасары Любовь Авдонина.

Хәзер Татарстанда сырхауханәләргә беренче ярдәм сорап килүчеләр саны арткан. Шул сәбәпле, табибларның эше арткан. 1 февральдән медицина уку йортларында белем алучы 700 ординатор Татарстан медицина оешмаларына җәлеп ителәчәк.

Бу атнада Татарстанда COVID-19 йоктыручылар саны 74,8 процентка артты. Узган тәүлектә республикада 412 очрак ачыкланган. Роспотребнадзор фикеренчә, Татарстанда авыручылар саны киләсе ике атнада артырга мөмкин.

Татарстан рәсмиләре хәбәр итүенчә, бүген республикада күмәк иммунитет 78,2 процентка җиткән, 2 млн 383 мең кеше вакцина ясаткан. Шул ук вакытта ревакциналашу узучылар саны түбән дәрәҗәдә саклана: ни бары 183 мең кеше.

Русиядә берничә көн рәттән коронавирус йоктыручылар саны күрсәткече иң югары дәрәҗәгә җитте. Узган тәүлектә 98 мең кешедә COVID-19 ачыкланган. Рәсмиләр 673 кешенең үлеме хакында хәбәр итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG