Accessibility links

Русиядә халыкның табигый кимүе 1 миллион кешегә җитте


Казан зиратларының берсендә яңа каберләр
Казан зиратларының берсендә яңа каберләр

Соңгы тапкыр халык саны 2002 елда шулай кискен кимегән иде, ул вакытта табигый кимү 686 мең тәшкил итте. 

Русиядә 2021 елда халык санының табигый кимүе ил тарихында беренче тапкыр бер миллион кеше тәшкил итте. Беренчел мәгълүматларга караганда, бу сан 1,04 миллилонга җитте. Бу Росстат саннарыннан күренә дип яза РБК.

Русиядә 2022 елның 1 гыйнварына барлыгы 145,478 миллион кеше яши. Бер ел эчендә 693 мең кешегә кимегән. Моңа аннексияләнгән Кырым саннары да керә.

Кырымсыз караганда, Русия халкы саны 2012 елгы дәрәҗәгә төшкән, 143,06 миллион кеше. Соңгы тапкыр халык саны 2002 елда шулай кискен кимегән иде, ул вакытта табигый кимү 686 мең тәшкил итте.

РБК экспертлары моның төп сәбәбе коронавирус үлемнәре дип саный. Пандемия башыннан коронавирус һәм аның нәтиҗәләреннән бер миллионнан артык кеше үлгән дип фаразлый бәйсез экспетлар. Россттат 2021 елда Русиядә COVID-19 йоктырган 517 мең кеше үлгән дип бирә.

XS
SM
MD
LG