Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина чигендә гаскәр туплаган Русия вәкилләре сугыш теләмәү турындагы белдерүләрен дәвам итә


Сергей Лавров һәм Николай Патрушев (архив фотосы)
Сергей Лавров һәм Николай Патрушев (архив фотосы)

Шундый белдерү белән Русия Иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев та чыкты. Аның сүзләренчә, сугыш куркынычы турында американнар гына сөйли. 

Русия хакимиятенең югары даирәләрендә халыкара бәхәсәләрне чишү юлы буларак сугышны инкарь итү һәм тынычлык турында белдерүләр еш яңгырый башлады.

Якшәмбе Русия Иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев һәм Русиянең Британиядәге илчесе Андрей Келин белдерүләре чыкты.

Русия сугыш теләми һәм берничек тә Украинага янамый, АКШ хакимиятләренең бу мәсьәләгә капма-каршы фикерләре мәгънәсезлек. Мондый белдерү белән Николай Патрушев журналистлар алдында чыгыш ясады дип яз ТАСС. Якшәмбе ул Петербурда Пискаревский мемориал зиратында Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә чәчәкләр салды.

"Русия Украинага яный дип сөйлиләр. Бу мәгънәсезлек! Бернинди дә янау юк", дигән Патрушев һәм "украиннар үзләре дә, шул исәптән рәсми затлар да, куркыныч юклыгы турында белдерә" дип өстәгән. "Юк, Америка рәсми затлары куркыныч бар дип раслый һәм алар корал биреп соңгы украинга кадәр сугышырга әзер", дигән ул. Патрушев сүзләренчә, "һәр тарафның никадәр югалтуларга дучар булачагы американнарны борчымый".

Русиянең Британиядәге илчесе Андрей Келин 29 гыйнварда The Sunday Times газеты белән әңгәмәдә Русия Украинага каршы сугыш теләми дигән. Килеп туган киеренкелекне дипломатик юллар белән чишәргә кирәк дип кабатлаган Келин соңгы көннәрдә Кремль әйтә торган сүзләрне. "Бу мәсьәлә дипломатик юл белән, сөйләшүләр аша хәл ителергә тиешлегенә ышанабыз", дигән ул.

Узган елның көзеннән АКШ Украина белән чиктә Русия гаскәрләре туплануын белдереп килә. Соңгы атналарда Көнбатыш илләре ачыктан-ачык Русиянең бу илгә бәреп керү куркынычы булуы турында әйтә, һәм бу хәл килеп чыккан очракта, Мәскәүгә карата "моңарчы булмаган" санкцияләр кертеләчәген белдерә.

Бу вазгыятьтә НАТО Көнчыгыш Европага өстәмә көчләрен күчерүе турында игълан итте, ә АКШ һәм Британия Киевтан үз дипломатларының гаиләләрен эвакуацияли башлады.

Мәскәүдә һөҗүмгә әзерләнүне катгый рәвештә кире кагалар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG