Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә ничек Pfizer ясатып була. Казаннар тәҗрибәсе


Каш дәүләт хастаханәсе
Каш дәүләт хастаханәсе

2022 елның гыйнварында Төркия чит ил ватандашларына, шул исәптән русияләргә коронавирустан вакцина ясарга рөхсәт итте. Татарстаннан да Төркиягә барып Pfizer вакцинасын ясатучылар бар. Азатлык шушы юлны узган ике кешенең тәҗрибәсе белән таныштыра.

Казанда яшәүче Вәсил Мансуров (аның соравы белән исеме үзгәртелде) Урта диңгез ярындагы Каш шәһәрендә Pfizer-ның беренче дозасын алган. Төркия хакимиятләре балигъ булган чит ил ватандашларына ике дозалы Pfizer/BionTech вакцинасын яки Кытайның Sinovac-ын ясый.

Казан – Каш юлы

Вәсил Мансуров узган елның июль ае уртасында Русиянең Спутник V вакцинасын ясаткан. Димәк, гыйнвар уртасында "Лайт" белән яңадан вакциналана ала иде, әмма Төркия хакимиятләре карары турында белгәч, бу хәлдән файдаланып калырга теләгән.

Вакцина кадату өчен ул Каш шәһәрен сайлый, чөнки биредә аның дуслары кышлый, алар инде Pfizer-ның беренче дозасын ясата алган.

Вәсил Анталиягә Мәскәүдән оча. Бару-кайту билетлары 12 мең сумга якын чыккан. Багаж алмасаң, арзанрак та очып кайтырга мөмкин. Шунысын искәртергә кирәк, Истанбулга турыдан-туры Казаннан ук очарга мөмкин, билетларны алданрак карасаң әйбәт.

Каш – Анталиядән 180 километр көньяк-көнбатышта урнашкан. Аннан Кашка автобуста яки таксида барып җитәргә мөмкин, такси 80 еврога төшә.

Анталия автовокзалыннан (төрекчәсе – Otogar) һәр 45 минут саен автобус китә. Вокзал ике өлешкә бүленгән, Кашка барыр өчен шәһәр яны терминалы (Ilçeler Terminali) кирәк була. Кергәндә теләсә кайсы хезмәткәрдән Кашка билет алу өчен, кайсы ширкәт өстәленә барырга икәнен сорыйсы.

Автобуслар иртәдән алып кичке сигезгә кадәр йөреп тора. Bati Antalya ширкәтендә билет бәясе 65 лира (375 сум). Автобус дүрт сәгать тирәсе бара, берничә шәһәргә керә. Вәсилдән киңәш: автобус йөртүче утырган якка утырыгыз – маршрут яр буеннан уза, анда шулкадәр шәп манзаралар.

Анталия - Каш юлы
Анталия - Каш юлы

Каш – алты меңләп кеше яши торган, сөйкемле, кечкенә генә шәһәр-порт. Аны искиткеч матурлыкка ия ике диңгез култыгы әйләндереп алган. Каш – Төркиядәге Тэке ярымутравының иң көньяк нокталарының берсендә урнашкан.

Туристлар әз вакытта яшәү арзанрак - тәүлегенә ике мең сумга, һәм аннан да арзанракка яшәргә мөмкин. Барысы да мөмкинлекләрдән, уңайлыклардан һәм Урта диңгезгә манзарадан тора. Диңгезгә караган яхшы фатирларны гыйнвар-февраль айларында бер айга 40– 50 мең сумга арендаларга мөмкин.

Каш шәһәре
Каш шәһәре

Торакка броньны алданрак ясасаң – яхшырак. Вәсил Мансуров шәһәр үзәгеннән җәяү ун минут ераклыкта булган, калкулыктагы бер бүлмәле фатирга урнашкан.

Вакцинаны кайсы клиникада ясатырга?

Google Maps-ны ачып, Hospital дип эзләсәң, систем Кашның үзендәге бер хастаханәне - Kas Devlet Hastanesi-н (Каш дәүләт хастаханәсе) чыгарачак. Ләкин Вәсил фатир хуҗасы киңәше белән башта хосусый клиника Kaş Merkez Ahmet Sarıcaoğlu Aile Sağlığı Merkezi – Әхмәт Сарыҗаоглуның гаилә сәламәтлеге үзәгенә бара.

"Керү бүлмәсендә бер хатын-кыз утыра иде, "Do you speak english?" (Инглизчә сөйләшәсезме?") дигән соравыма ул бер ир-атны чакырып алды. Ир миңа коронавирустан вакцинаны Төркия ватандашларына гына ясауларын, моның өчен җирле паспорт кирәк булуын әйтте.

Алай түгел, Төркиянең сәламәтлек саклау министрлыгы чит ил ватандашларын вакциналарга рөхсәт итте, дип ышандыруларыма бу әңгәмәдәшем җавап бирмәде. Моннан тыш, миңа дәүләт хастаханәсендә дә вакцина ясатырга исәп тотма, диде. Ышанмагыз", дип сөйләде Вәсил Мансуров.

Ул дәүләт хастаханәсенә бара. Kas Devlet Hastanesi туристик үзәктән якынча алты километр ераклыкта, калкулыкта урнашкан.

Каш дәүләт хастаханәсе
Каш дәүләт хастаханәсе

Формаль рәвештә клиника шәһәр читендә урнашкан, аңа маршрут автобуслары белән яки таксида (45 лира, ягъни 260 сум тора) барып җитәргә мөмкин.

Нинди телдә сөйләшергә?

Клиникада инглиз телендә сөйләшә торган хезмәткәр табу җиңел түгел. Шуңа күрә Вәсил русчадан төрекчәгә тәрҗемә итү өчен Google тәрҗемәчесен кулланырга киңәш итә, аның офлайн версиясен йөкләп куярга да мөмкин.

Мансуров сүзләренчә, әлеге клиникада чит ил ватандашларына вакцинаны бары тик эш көннәрендә, иртәнге 9 дан 16.00 сәгатькә кадәр ясыйлар. Һәр укол 400 лира (якынча 2300 сум) тора.

Каш дәүләт хастаханәсе
Каш дәүләт хастаханәсе

Спутник V-нең ике дозасыннан соң, өченче доза, ягъни бустер буларак Pfizer ясатып булмый. Вакцинаның ике дозасын да ясатырга кирәк булачак.

Вакцина ясау урынында Вәсил башта документлар, шул исәптән, вакцина ясатуга ризалык тутырган. Исем-фамилияләр язылышын кат-кат тикшерергә кирәклеген кисәтә ул. Өстәлдә документларны тутыру үрнәкләре ята, алар хәтта урыс теленә дә тәрҗемә ителгән ди. Аннары вакцина ясату һәм түләү. Түләүгә лирадагы кәгазь акчаларны да, банк карталарын да кабул итәләр. Түләгәч, чек бирәләр.

Вакциналау урыны икенче катта шушы өстәлдән сулга таба урнашкан
Вакциналау урыны икенче катта шушы өстәлдән сулга таба урнашкан

Тагын бер мөһим искәрмә, телефонга Төркия сим-картасы алу яхшырак.

Вакцина ясату урынында хезмәткәрләр Hayat Eve Sığar әсбабын йөкләдегезме дип сораган, Вәсил аны алдан әзерләгән. Аны да алдан йөкләп кую зарур.

Вакцина ясаткач нишлисе?

Вакцина ясатып кайткач, Вәсил Төркиядәге телефон номерын, исемен, фамилиясен, әтисенең исемен кертеп, Hayat Eve Sığar әсбабында теркәлә.

Hayat Eve Sığar әсбабы
Hayat Eve Sığar әсбабы

"Дуслар бары тик Төркия сим-картасы булганда гына теркәлергә мөмкин дигәннәр иде, шулай да соңрак кайбер русияләрнең язганнарын укыдым, алар Русия номеры белән дә теркәлә алган. Дуслар әйтүенчә, Русия номерына раслау коды килми", диде Вәсил Мансуров.

Бер тәүлектән соң әсбабта шприц билгесе, анда баскач, вакцинаның беренче дозасын ясатуың һәм икенчесенә кайсы көнне килүең кирәклеге турындагы мәгълүмат чыгарга тиеш.

Берүк төрле ике документ, аны махсус хезмәткәр тутыра
Берүк төрле ике документ, аны махсус хезмәткәр тутыра

Вәсил сүзләренчә, кайбер русияләрнең моның белән бәйле проблемнары булгач, шприц билгесе берничә көн узгач та чыкмаган. "Күрәсең, бу хастаханә хезмәткәрләренең сезнең хактагы мәгълүматны дөрес күрсәтмәүләре белән бәйледер. Шуңа күрә, проблем булган очракта WhatsApp-та язып, мәсьәләне хәл итә алу өчен, мәгълүмат өстәлендәге берәрсенең телефон номерын алырга киңәш итәм", ди Вәсил. Үзенең бу уңайдан проблемнары булмаган.

Вакцинаның икенче дозасын кайчан ясарга?

Әсбабта әйтелгәнчә, икенче дозасын ясатырга ул 21 көннән килә алачак. Әмма аны соңрак та ясатырга мөмкин, Төркия табиблары моның өчен икенче уколны ясату билгеләнгән көннән алып, тагын 21 көн вакыт бирә.

Вакцина ясатырга ризалык турында документ
Вакцина ясатырга ризалык турында документ

Вакцинаның икенче дозасыннан соң, Health Pass әсбабын йөкләү кирәк. "Андагы сертификатның сканын ясагыз (сезгә аны Hayat Eve Sığar әсбабында җибәрәчәкләр) – һәм кулыгызда Европа буйлап сәяхәт итәргә мөмкинлек бирүче вакциналану турындагы халыкара сертификат булачак. Әмма бу этабын үзем әле узмадым. Әлегә - өйгә кайтырга вакыт. Февраль ахырында кире киләчәкмен", дип тәмамлады сүзен Вәсил Мансуров.

Хосусый клиникада да ясатып була

Теш табибы Илнар Юнысов чит илләргә күп командировкага йөргәнгә аңа Спутник вакцинасы гына туры килми. Германиядә ясатырга тәкъдим булган, әмма анда баруның мәшәкатьләре күбрәк. Казаннан туры очышлар булганга да, русиялеләр өчен Төркия көнбатыш илләреннән аңлаешлырак ил булганга күрә Истанбул, Анталиягә вакцина ясатырга баручылар артуын аңлап була, ди Илнар. Ул дәүләт түгел, ә хосусый клиниканы сайлаган. Казаннан китәр алдыннан элемтәгә кереп көнен, вакытын килешкән.

— Медиполь Мега клиникасының call үзәгендә урыс телле белгечләр эшли, бу клиника онкология авыруларын дәвалый һәм чит илләр, шул исәптән Русия пациентлары күп. Төрле телләрне белә торган табиблар, шәфкать туташлары бар. Бик уңайлы, — дип сөйли Илнар. — Истанбулга билетларны үзем алдым, клиникага үзем җәмәгать транспортында барып җиттем. Килгәч бераз каршылык туды, теркәлү урынында вакцина ясамыйбыз диләр, аптырашта калдым, Казанда ук аралашкан кешегә шалтыраттым, 3 минутта хәл иттеләр мәсьәләне. Әллә ни сорамадылар, бары тик "Спутник"ны ясатуга 6 ай узуы турында сертификат кирәк. Мине Гамид исемле доктор каршы алды, мин дә доктор булгач, ул миңа бераз экскурсия дә оештырды, урысча белә. Вакцинаны ул ясады. Документларны да ул тутырды. 20 минут вакыт узгандыр. Бәясе 800 лира чыкты. Русия акчасына күчергәндә чама белән 2300 сум. Икенче вакцинага тагын барырга тиешмен, анысына 21 көн узарга тиеш.

Илнар Юнысов әйтүенчә, Русиядән Төркиягә барып вакцина ясатучылар шактый, ул клиникада булган вакытта чиратта урыс телле кешеләр күп булган. Клиника хезмәткәрләре дә соңгы ике атнада Русиядән килүче пациентлар артты дигән, кайчак клиникалар бу ташкын белән эш итеп өлгерми, әмма вакцина җитәрлек.

Турагентлар аша вакцина ясатырга барып буламы?

Төркия хакимиятләре русияләргә вакцина ясатырга рөхсәт иткәннән соң, туроператорлар бу илгә "вакцина турлары" сата башлады. Мондый турлар башлануы турында алданрак "Русский экспресс" туроператоры белдергән иде, ул Русия халкын "укол артыннан" шулай ук Сербия, Әрмәнстан, Хорватия һәм Грециягә алып бара.

Шушы көннәрдә генә "Интурист" туроператорының матбугат хезмәтендә дә "вакцина турлары" оештырыла башлавы турында сөйләделәр.

Мәскәү, Петербур, Уфа, Самара, Екатеринбур, Дондагы Ростов, Казан, Краснодар, Минераль Сулар, Түбән Новгородта яшәүчеләргә даими рейслар белән туры Истанбулга очарга тәкъдим итәләр.

Февраль башында Казаннан булган турның бәясе – бер кешегә 34 мең сумнан башлана.

Шулай да Казанның "Другое измерение" туризм ширкәте мөдире Юлия Каурова "турагентлык күзлегеннән караганда, бизнес-фикер буларак вакцина-турлары шактый шикле әйбер" дип белдерде.

"Мондый продуктны финанс гарантияләре һәм федераль реестрда номеры булган күчмә туроператор гына оештыра ала. Ә без, мәсәлән, чит ил турлары белән турагентлык буларак эшлибез. Моның нинди авырлыклары бар? Мәсәлән, әгәр Төркияне алсак, Казаннан хәзер бары тик Истанбулга гына очышлар бар. Анталиягә рейслар Мәскәү аша. Һәм без гади җыелма тур сата алабыз, аның кысаларында туристлар Истанбулның, Анталиянең яки Аланиянең теләсә кайсы клиникасына барып, үзенә вакцина ясата ала. Бу бары тик хәзер "вакцина туризмы" дигән матур сүз белән генә атала", ди ул.

Истанбул һава аланы. 25 гыйнвар көчле кар яву сәбәпле дистәләрчә очыш кичектерелде
Истанбул һава аланы. 25 гыйнвар көчле кар яву сәбәпле дистәләрчә очыш кичектерелде

Казанның V.I.T. agency турагентлыгы мөдире Ксения Макарова әйтүенчә, "Төркия вакцина турларын әле яңа гына алга җибәрә башлады".

"Көнчыгыш Еврпаның берничә иле, Мисыр мондый турларны 2021 елның көзеннән сата. Әмма Төркиянең зур өстенлеге бар – ул арзан, визасыз һәм якын", ди Макарова.

Аның сүзләренчә, агентлыкка нәкъ менә "вакцина турлары" артыннан килгән мөштәриләрнең өлеше әлегә зур түгел – сатып алучыларның гомуми күләменең биш проценты тирәсен тәшкил итә.

Шулай да, барлык туроператорларның да диярлек бүгенге көндә мондый тәкъдимнәре булган турлары бар.

Турагентлык мөдире аңлатуынча, киләчәктә карантин кагыйдәләре кырысрак булган илләргә, әйтик, Көнбатыш Европа дәүләтләренә яки АКШка очарга ниятләүчеләр "вакцина турларына" заказ бирә. Һәм кешеләр анда ешрак туристлар буларак түгел, эш сәбәпле оча.

Шуңа күрә, аларның фикеренчә, мондый турлар алудан мәгънә бар, чөнки "вакцина турлары" шактый мәшәкатьле эш. Күп очракта ике дозалы вакцина таләп ителә. Димәк, турист вакцина ясатырга ике тапкыр очарга тиеш булачак. Мондый тур бер-ике көн вакытны ала.

"Хәзерге вакытта туризм – бик тотрыксыз эш. Әмма туризм ширкәтләре өчен моның уңай яклары да барлыкка килде. Мин туризмда 17 ел, дүрт ел тирәсе элек "туризм тармагы үлә, туризм ширкәтләрен ябарга кирәк, кешеләр мөстәкыйль рәвештә бронь ясый", дия башладылар. Әмма хәзер дә туризм ширкәтләре яши, мөштәриләр кире кайта, чөнки кешеләр хәзер мөстәкыйль рәвештә нәрсәгә дә булса бронь ясаудан курка.

Хәзер һәр илнең үзенең ковидка каршы кагыйдәләре, анкеталар тутыру бар. Каядыр – очып киткәнче 24 сәгать алдан, каядыр – 72 сәгать алдан... Һәм хәзер кагыйдәләр һәркөн үзгәреп тору сәбәпле, туроператорларның һәм турагентлыкларның роле кабат шактый артты", дип белдерде Ксения Макарова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG