Интернетта Русиянең Украинага бәреп керү ихтималына каршы имза җыю башланды. "Тынычлык тарафдарларының Русия җитәкчелегендәге Сугыш Фиркасенә каршы гаризасы" "Эхо Москвы" сайтында чыккан. Аңа Русия зыялыларының күренекле вәкилләре кул куйган. Имза җыюны Зыялылар конгрессы алып бара.
Гаризада әйтелгәнчә, "Русия ватандашлары, Русиянең криминаль авантюризмга әйләнеп баручы тышкы сәясәт линиясе тоткыны була. Алар зур сугыш башланырмы дип, билгесезлектә генә яшәп калмыйча, бәяләрнең кисәк артуын һәм акчаның очсызлануын да күзәтә".
Документ авторлары әйтүенчә, Русия хакимияте эчендә "сугыш фиркасе" оешкан, ул җәмгыятькә "Көнбатыш белән изге сугыш идеясен" көчләп тагарга тели.
Гариза авторлары исә "Русия җәмгыятенең сугышны күралмаган һәм хәтта сугыш куркынычын куллануны җинаять дип санаган төркеменең фикерен" белдерергә тели. Алар фикеренчә, "Русиягә Украина һәм Көнбатыш белән сугыш кирәк түгел", ә башланырга мөмкин булган сугыш "Русиянең мәнфәгатьләренә туры килми һәм аның яшәешенә куркыныч тудыра".
Гаризага кул куючылар сугышны булдырмас өчен, кулдан килгәнне эшләячәкләрен белдергән. Алар арасында аерым алганда, хокук яклаучылар – Лев Пономарев (Русиядә "ят агент" исемлегенә кертелде), Валерий Борщев, Светлана Ганнушкина, сәясәтчеләр - Леонид Гозман, Григорий Явлинский, Лев Шлосберг, актриса Лия Ахеджакова, музыкант Андрей Макаревич, язучы Виктор Шендерович (Русиядә "ят агент" дип танылды), шагыйрә Вероника Долина һәм башкалар бар.
Аларның күбесе Русиянең Украинага карата сәясәтен тәнкыйтьләп, алданрак башка төрле ачык хатларны да имзалаган иде.
Русия җитәкчелегендәге "сугыш фиркасенә" кем керә, һәм кем "тынычлык фиркасенә" карый – хаттан бу аңлашылмый.
Русия хакимиятләре Украинага кораллы һөҗүм әзерләмәвен һәм сугыш теләмәвен белдерә. Соңгы вакытта бу белдерүләрнең саны артты – сугыш теләмәүләре турында, аерым алганда, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушев, Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев һәм башкалар белдерде.
Шул ук вакытта Көнбатыш илләре һәм Украина искәртүенчә, Русия Украина чикләре янында үзенең кораллы төркемнәрен арттыруны дәвам итә. Алар Мәскәүне, чынлап та тынычлык яклы булса, вазгыять киеренкелеген бетерергә чакыра.
30 гыйнварда Украинаның тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба, Русиянең рәсми затлары җитди рәвештә тынычлык теләүләре турында сөйли икән, алар дипломатик сөйләшүләрне дәвам итәргә, шулай ук гаскәрләрен читкә алырга тиеш, дип белдерде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!