Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета" журналистларны, хокук яклаучыларны "террорчылар" дип атаган Кадыровка җинаять эше ачуны таләп итә


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров

Редакция фикеренчә, Чечня башлыгының Telegram-каналындагы посты Җинаять кодексындагы нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәгә туры килә.

"Новая газета" Русия тикшерү комитеты башлыгына Рамзан Кадыровка каршы җинаять эше ачу таләбе белән гариза тапшырган.

Редакция фикеренчә, Чечня башлыгының Telegram-каналындагы посты Җинаять кодексындагы нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәгә туры килә, аның өчен 600 мең сумга кадәр штраф яки алты елга адәр иректән мәхрүм ителү яный. Ул постында Кадыров "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны һәм "Җәфалауларга каршы комитет" (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) башлыгы Игорь Каляпинны "террорчылар дип атый.

"Кадыров үзенең террорчылар белән көрәш ысуллары хакында һәм алдагы ниятләре турында белдергән: "Без һәрвакыт террорчыларны һәм аларның астыртын булышчыларын юк иттек, алар арасында бернинди аерма юк, һәм алга таба да шулай эшләүне дәвам итәчәкбез. Без үзебезнең җирләрне алардан чистарттык һәм хәзер кайда булуларына да карамастан, алар белән аяусыз рәвештә көрәшәбез" дигән", дип искәртелә "Новая газета" гаризасында.

Кадыровның Милашинага һәм Каляпинга аталган белдерүе, Чечняның Югары мәхкәмәсенең элекке хөкемдары Сайди Янгулбаев гаиләсенә тәнкыйть белән язылган, чираттагы постында чыккан иде.

Янгулбаевның хатыны Зарема Мусаеваны Чечняның куәт оешмасы вәкилләре 20 гыйнварда Түбән Новгородтан көч белән Чечняга алып китте.

Рамзан Кадыров Янгулбаевларны "террорчыларның астыртын булышчылары" дип атады һәм аларны тоткарлауны таләп итте. Сайди Янгулбаевның чит илдә яшәүче уллары фикеренчә, аларның гаиләләрен бертуганнары Ибраһим Янгулбаев аркасында эзәрлеклиләр, ул Чечня хакимиятен ачыктан-ачык тәнкыйтьләгән пабликларның берсендә администратор булып торган.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, Кадыровның Милашина һәм Каляпин турындагы сүзләренә фикер белдереп, Чечня башлыгының "мондый белдерү ясарга", ә аның оппонентларының – үз намусларын һәм дәрәҗәләрен мәхкәмәдә якларга хакы бар, дип әйткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG