Узган атнада "Сбер" техник күнегүләр уздырган, анда АКШ тарафыннан кертелергә мөмкин булган чикләүләр, шул исәптән банкны чит ил тәэмин итүчеләре: Microsoft, Nvidia, VMware, SAP, Oracle һәм Intel-дан аеру очраклары каралган. Бу хакта хөкүмәттәге һәм исәпләү техникасы базарындагы чыганакларына сылтама белән "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Басма әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, "Сбер" шулай ук зур күләмдә мәгълүмат саклау системнары һәм серверлары сатып алырга ниятли.
"Сбербанк"ның үзендә һәм башка зур банкларда, шулай ук Microsoft, Oracle һәм Intel-да күнегүләр турындагы сорауларга җавап бирмәгәннәр. Nvidia исә, бизнесларының сәясәттән читтә булуын белдергән. "Бөтен дөньядагы, шул исәптән Русиядәге безнең технологияләрне кулланучыларга хезмәт күрсәтүне дәвам итәбез һәм итәчәкбез", дип белдергәннәр ширкәттә.
"Коммерсантъ"ның хөкүмәттәге чыганагы хәбәр итүенчә, хакимиятләр, Русияне микросхемалар белән тәэмин итү чикләнгәндә, шулай ук Русия оешмаларын чит ил програмнарыннан аерган очракта чаралар күрү юлларын өйрәнә.
Украинага һөҗүм иткән очракта, АКШның Русиягә керткән санкцияләре арасында микросхемалар экспортына чикләүләр дә булырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде Reuters.
Ак йортның Дәүләт иминлеге шурасы җитештерүчеләрне Русиягә каршы "моңарчы булмаган" чараларга әзер булырга өндәде.
Reuters мәгълүматына күрә, чикләүләр Русияне смартфоннар, очкычларның һәм машиналарның төп компонентлары белән тәэмин итүгә дә кагылырга мөмкин.
Элегрәк Bloomberg, Украинага һөҗүм булган очракта кертеләчәк санкцияләрне АКШ һәм Европа берлеге килештереп бетергән диярлек, дип язган иде.
Кертелергә мөмкин булган мондый чикләүләр арасында – Русия икътисады секторларына һәм мөһим тауарларга каршы сәүдә чаралары, финанс чикләүләре һәм Русия җитәкчелегенә каршы шәхси санкцияләр дә бар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!