Accessibility links

Татарстанда җиде мәктәпне карантинга япканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республикада авыручылар кисәк арту сәбәпле, Татарстанның оператив штабы "122" хезмәте операторларының санын арттырган.

Татарстанда эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә хәзерге вакытка җиде мәктәп тулысынча карантинга ябылган, дип хәбәр итә Татарстан мәгариф министрлыгы.

Лаеш районында өч, Минзәлә районында өч һәм Тәтеш районында бер мәктәп ябылган. Моннан тыш, 260 мәктәптә кайбер сыйныфларны карантинга җибәргәннәр.

"Әгәр сыйныфтагы балаларның 20 проценты грипп яисә ОРВИ белән авырып китсә, укучылар карантинга җибәрелә. Мондый очракта тулысынча сәламәт балалар өчен дистанцион уку оештырыла. Дәресләрдән карантин сәбәпле азат ителгән балалар, үзара аралашырга яки җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел", дип искәртелә министрлык хәбәрендә.

Республикада коронавирус һәм ОРВИ белән авыручылар кисәк арту сәбәпле , Татарстанның оператив штабы "122" хезмәте операторларының санын арттырган. Бу хакта республика президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ул Татарстанда бер атна эчендә медицина оешмаларына һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләренә эшнең шактый артуын искәртте. Бер тәүлектә хастаханәләргә 18 меңнән артык, "122" кайнар элемтәсенә 4 меңнән артык, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә 3 меңнән артык шалтырату була.

Бу хәлгә җавап итеп, республикада "122" хезмәте операторларының санын арттырганнар, бер алмашта 146 кеше эшләячәк.

Шулай ук операторлар резервы әзерләнгән. Бу эшкә медицина университеты һәм колледжлары студентларын һәм ординаторларын җәлеп итәләр диелә. "122" хезмәтендә эшләргә Күп функцияле үзәк (МФЦ) хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләсе дә карала.

1 февральгә булган рәсми саннарга күрә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 777 очрагы теркәлгән, бу пандемия башыннан бирле иң зур күрсәткеч. Соңгы тәүлектә коронавирустан рәсмән 7 кеше үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG