Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин АКШ һәм НАТО җавабында Русия борчулары искә алынмый дип белдерде


Владимир Путин
Владимир Путин

Путин фикеренчә, АКШ һәм НАТОның иминлек гарантияләре турындагы җавабында Русиянең иминлек гарантияләренә кагылышлы принципиаль борчулары игътибарга алынмаган.  

Русия президенты Владимир Путин беренче мәртәбә АКШ һәм НАТОның иминлек гарантияләре турындагы җавабына фикерен белдерде. Ул Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белән очрашудан соң Кремльдә чыгыш ясады.

Украина Кырымда операцияләр башлады дип күз алдына китерик. Безгә нәрсә, НАТО блогы белән сугышыргамы?

"Украинаны НАТОга кабул итәргә кирәк, диләр. Украинаның доктриналь документларында Кырымны хәрби юл белән кире кайтарырга теләүләре язылган. НАТО әгъзасы булган Украина Кырымда операцияләр башлады дип күз алдына китерик (Донбасс турында әйтмим мин). Ул – Русиянең суверен җире. Безгә нәрсә, НАТО блогы белән сугышыргамы? Кем дә булса уйладымы? Юк, ахрысы", дигән сүзләре Кремль сайтында чыккан.

Путин шулай ук Русиянең иминлек гарантияләренә кагылышлы принципиаль борчуларын АКШ игътибарга алмады дип белдергән. Аның сүзләренчә, Көнбатышның җавабында "НАТО киңәюен булдырмау, Русия чикләренә якын корал системнары урнаштырмау, шулай ук Европадагы блокның хәрби инфраструктурасын 1997 елгы хәленә кайтару турындагы Русиянең өч төп таләбен адекват исәпкә алмаганнар".

"НАТО илләрнең ирекле сайлау хокукына сылтана. Әмма кемнеңдер иминлеген башкалар хисабына ныгытырга ярамый", дигән Путин.

  • Узган елның декабрендә Русия АКШ һәм НАТОга килешү өлгесе тапшырган иде, анда Кремль Европадагы иминлекнең гарантияләрен таләп итә. Аерым алганда, документта НАТОның көнчыгышка киңәюенә чик кую таләбе бар, Русия моны үз иминлегенә куркыныч тудыра дип саный. Гыйнвар башында Европада АКШ, НАТО һәм Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре белән өч раундтан торган сөйләшүләр узды, әмма алар тәгаен нәтиҗәләр белән тәмамланмады. Бу сәбәпле, Мәскәү үз тәкъдимнәренә язмача җаваплар сораган иде.
  • Узган атнада Вашингтон Мәскәүгә Русиянең Европадагы иминлек гарантияләре турындагы таләпләренә язмача җаваплар юллаган иде. Дәүләт секретаре Энтони Блинкен сүзләренчә, үз җавабында АКШ һәм аның беректәшләре яңа әгъзаларны, шул исәптән Украинаны да Төньяк Атлантик берлегенә кертү өчен НАТОның ачык булуы кебек, төп принциплардан чигенмәгән. Җавапта шулай ук АКШ һәм аның беректәшләренең Европадагы иминлек мәсьәләләре турындагы тәкъдимнәре бар, шул исәптән стратегик коралларны чикләү турындагы яңа килешү турында да сүз бара диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG