Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөфтие халыктан коронавирус сәбәпле мәчетләргә килмәүләрен сораган 


Айнур Биргалин
Айнур Биргалин

Айнур Биргалин аеруча өлкән яшьтәгеләргә өйдән чыкмаска киңәш иткән.  

Башкортстан мәчетләрендә коронавируска каршы чаралар гамәлгә кергән. Бу хакта республика мөфтие Айнур Биргалин белдергән, дип яза "Башинформ". Ул Изге Рамазан аена исән-сау керү өчен дин тотучылардан үзләрен аз гына начар хис итсәләр дә мәчеткә килмәүне сораган.

"Аз гына авырыбрак торсагыз да, яки гаиләгездә кемдер чирләсә, яки ковид, ОРВИ хасталары белән элемтәләрегез булган булса, мәчеткә килүдән тыелып торуыгызны сорыйм. Килмәгез, җәмәгатьчелекне чир йоктыру куркынычы астына куймагыз. Бу көннәрдә өйдә намаз кылу яхшырак. Аеруча өлкән яшьтәгеләрдән катгый рәвештә өйдән чыкмауларын сорыйбыз", дигән ул.

Рәсми саннарга күрә, соңгы тәүлектә Башкортстанда 1205 кешедә коронавирус ачыкланган. Бу пандемия башыннан иң зур күрсәткеч. Узган елның ноябрендәге рәсми статистикага күрә, пандемиянең югары ноктасында Башкортстанда көнгә 670-680 кеше коронавирус йоктыра иде.

Коронавирус белән авыручылар саны "омикрон" штаммы таралу сәбәпле арта. 21 гыйнвардан Русиядә авыруны йоктыруның рекордлы күрсәткечләре көн саен теркәлә.

2 февральгә булган рәсми саннарга күрә, Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 141 883 очрагы теркәлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG