Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ФСИНның элеккеге хезмәткәре хезмәттәшләрен көчләү белән янап, видео төшергән


Ермек Рамаданов
Ермек Рамаданов

“Мин бит майор. Биш ел капитан булып тордым. Мин бу йолдызларны алдым, хәзер башкаларын телим. Әгәр аларны алмасам, сезне көчлим”, ди ир-ат видеоязмада.

Социаль челтәрләрдә Башкортстанның Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) элеккеге хезмәткәре Ермек Р.ның исерек килеш хезмәттәшләренә көчләү белән янаган видеосы барлыкка килде.

Видеоны YouTube-дагы үз битендә "Gulagu.net" рәсми каналы чыгарды.
Видеода Башкортстанның Мәләүез шәһәрендәге 7нче төзәтү колониясенең элеккеге хезмәткәре Ермек Рамаданов булуы ачыкланган.

Ир-ат камерага майор дәрәҗәсенә ия булуын һәм погоннарында "башка йолдызлар" да теләвен белдерә.

"Әгәр полковник була алмасам, бөтен Русияне интектереп бетерәм. Шушы кулларым һәм мием белән сез белмәгән әйберләрне эшләячәкмен. Мин бит майор. Биш ел капитан булып тордым. Мин бу йолдызларны алдым, хәзер башкаларын телим. Әгәр аларны алмасам, миләрен эшләтсеннәр дип, сезне көчлим", ди ир-ат язмада.

"Комсомольская правда" хәбәренчә, 27 гыйнвардан Ермек Рамаданов республиканың җинаять-башкару системы хезмәткәре булып тормый, ул үз теләге белән эштән киткән.

Үзенең "Вконтакте"дагы битендә ФСИНның элеккеге хезмәткәре хезмәте белән хушлашуы турында язган.

"Gulagu.net" чыганагы мәгълүматларына күрә, Рамаданов бу елның 2 февраленә кадәр дәүләт серенә ия мәгълүматны, "яшерен" язулы документларны карый алган һәм тоткыннарга карата 100дән артык оператив комбинацияләрдә катнашкан диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG