Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоганның Киев сәфәре барышында кырымтатарлар мәсьәләсе күтәрелде


Владимир Зеленский һәм Рәҗәп Эрдоган
Владимир Зеленский һәм Рәҗәп Эрдоган

Очрашудан соң узган брифингта Эрдоган кырымтатарларны Төркия белән Украина арасында тарихи дуслык күпере дип атады.

3 февраль Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Киевта Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашты. Очрашу нәтиҗәсендә ике ил арасында ирекле сәүдә зонасы турында килешу имзаланды.

Очрашудан соң президентлар журналистлар өчен брифинг үткәрде. Украина президенты башка мәсьәләләр белән бергә Кырым һәм кырымтатарларны да телгә алды. Ул Төркиягә Кырымны азат итү максатында оешкан "Кырым платформасы"нда катнашкан, кырымлыларның хокукларын яклаган өчен рәхмәтен белдерде.

"Эрдоган кырымтатарларны яклавы хакында да, аннексияләнгән Кырымнан күченүчеләр өчен фатирлар төзелеше хакында да сөйләде. Бу мәсьәләдә чыннан да прогресс бар. Монда нәтиҗә булачагына мин ышанам. Озакламый, бу мөһим проектның Херсон, Николаев, Киев шәһәрләрендә чагылышы булачак", диде Зеленский.

Эрдоган үз чыгышында Украинаның бәйсезлеген һәм Кырым белән бергә бербөтенлеген яклаганын белдерде. Шулай ук, Мински килешүләре халыкара нормалар кысаларында үтәлергә тиешлеген, Русия һәм Украина президентларын, йә сөйләшүләр үткәргән техник төркемнәрне Төркиядә кабул итәргә әзер булуын әйтте һәм кырымтатарлар мәсьәләсенә аерым тукталды.

"Сөйләшүләр вакытында без милләттәшләребезнең мәсьәләләре, беренче чиратта безнең илләр арасында тарихи дуслык күпере булган кырымтатарлар мәсьәләләре хакында сөйләштек. Без алар белән бәйле барлык уртак проектларны тәфсилләп карап чыктык", диде Эрдоган.

Төркия ягы үзенең консуллыкларын Харьков, Львов шәһәрләрендә, Украина ягы Анталиядә ачарга җыенганын белдерелде.

Эрдоган Киевта кырымтатарлар белән очрашты

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Украинага сәфәре вакытында Киевта кырымтатар делегациясе белән очрашты. Бу хакта "Анадолу" төрек агентлыгы хәбәр итте.

Борисполь һава аланында узган очрашуда Эрдоган кырымтатар халкы лидеры, Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев белән сөйләште. Очрашуда Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, Украина Югары Радасы депутатлары Ахтем Чийгоз, Рустем Умеров, Украина тышкы эшләр министрының урынбасары Эмине Джеппарова катнашты.

Төркия ягыннан очрашуда тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, әйләнә-тирә мохит һәм урбанизм һәм климат үзгәрү мәсьәләләре министры Мурат Курум, президент каршындагы коммуникация департаменты башлыгы Фәхреттин Алтун һәм президентның сүзчесе Ибраһим Калын катнашты.

Очрашуда Кырым һәм кырымтатарлар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү стратегиясе хакында сүз барды.

  • Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Киевка очар алдыннан журналистлар белән очрашуда, Төркия кырымтатарлар хәленә аерым игътибар бирә, кырымтатарлар Төркия белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләрдә нигез булып тора, диде.
  • Эрдоган шулай ук Украинаны территориаль бөтенлеге һәм суверенитеты шик астына куелырга тиеш түгел стратегик партнер дип атады. Эрдоган сүзләренчә, Украина белән Русия арасындагы киеренкелек туктатылырга тиеш, тискәре вакыйгалар бу ике дәүләт мәнфәгатьләренә җавап бирми, диде.
  • Кырым һәм кырымтатар мәсьәләләре бу елның 11-13 гыйнварында Украина депутатлары төркеменең Төркиягә эш сәфәре вакытында дә күтәрелде. Украина депутатлары 2021 елда Киевта узган "Кырым платформасы" саммитында катнашкан өчен Төркиягә рәхмәт белдерде.
  • Төркия парламенты спикеры Мостафа Шентоп бу очрашуда Украина парламенты кабул иткән кырымтатарларны асаба халык дип таныган канунны мөһим адым дип бәяләде. Ул шулай ук Украинаның территориаль бөтенлеген яклауда Төркия парламенты дәрәҗәсендә ярдәм вәгъдә итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG