Accessibility links

Татарстанда җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешен алга сөрүче фонд булдырыла


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Ул "Игелек-Доброта" дип аталачак һәм аерым алганда җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсеше өчен оештырылачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада "җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү" фонды оештыру турында фәрман имзалаган. Ул "Игелек-Доброта" дип аталачак.

Документта әйтелгәнчә, фонд җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсеше, халыкларның гореф-гадәтләрен саклау, Татарстанның фәнни, мәдәни, интеллектуаль һәм туристлык потенциалын үстерү өчен оештырыла.

Аерым алганда, фонд җәмгыятьнең рухи-әхләкый үсеше өчен кирәкле объектларны төзү һәм реставрацияләүне һәм алардан куллануны финанслаячак, хәйрия эшчәнлеге, нәшрият эше белән шөгыльләнәчәк диелә документта.

Фондның күзәтү шурасына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре, төзелеш, мәдәният, финанс, транспорт министрлары һәм башкалар кергән.

Фонд эшчәнлеге өчен ел саен Татарстан бюджетыннан акчалар бүленәчәк, "Игелек-Доброта" Казанда урнашачак диелә.

Респулика президенты сүзчесе Лилия Галимова фонд турында нинди дә булса аңлатма бирә алмады. Әмма "Бизнес Онлайн" басмасы фаразлавынча, фонд Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше белән шөгыльләнергә мөмкин. Ләкин фонд җитәкчелегендә дини оешмалар вәкилләре дә, мәчет төзелешенә җаваплы Камил Исхаков та юк.

Басма Миңнеханов дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевның "Яңарыш" фонды тәҗрибәсен кулланырга карар кылган булырга мөмкин дип фаразлый.

  • Җәмигъ мәчете төзелеше 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга арнала. Алданрак Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган төп чаралар планы расланды. Планга төрле китапханәләр фондларында һәм фәнни оешмалардагы ислам кулъязма чыганакларын саклау, өйрәнү популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү өчен Казанда фәнни үзәк булдыру кертелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG