Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада Чуашстаннан җиңүчеләр күбрәк булды


Олимпиадада катнашучылар
Олимпиадада катнашучылар

Олимпиадада Русиянең 20 төбәгеннән 150дән артык укучы катнашты.

Казанда узучы татар теле һәм әдәбиятыннан Русия төбәкара олимпиадада җиңүчеләр билгеле булды. 4 февральдә аларны Кәрим Тинчурин театрында котладылар.

Татар теленнән җиңүчеләр:

8нче сыйныфлар – Сылу Сафиуллина (Түбән Новгород)
9нчы сыйныфлар – Мәрьям Садыйкова (Оренбур өлкәсе)
10нчы сыйныфлар – Динә Юмаева (Чуашстан)
11нче сыйныфлар – Гөлназ Алиева (Чуашстан)

Татар әдәбиятыннан җиңүчеләр:

8нче сыйныфлар – Чулпан Каюмова (Свердлау өлкәсе)
9нчы сыйныфлар – Мәрьям Вәлитова (Чуашстан)
10нчы сыйныфлар – Дарина Ергизова (Башкортстан)
11нче сыйныфлар – Ләйлә Назина (Пермь крае)

Шигырь бәйгесендә Башкортстаннан Артур Фәритов һәм Оренбур өлкәсеннән Камилә Нигъмәтуллина гран-прига лаек булды.

Татар теле һәм әдәбиятыннан Русия төбәкара олимпиадасы 2-5 февраль көннәрендә уза. Анда Русиянең 20 төбәгеннән 8-11 сыйныфта белем алучы 150дән артык укучы катнашты. Биремнәр эшләүдән тыш, олимпиадага килүче укучылар һәм укытучылар өчен мәдәни чаралар каралган. Казан шәһәренең истәлекле урыннары буйлап экскурсиядә йөрде, татар театры спектакльләрен тамаша итте, язучылар белән очрашты.

Татар теленнән Халыкара олимпиада Казанда апрель аенда узар дип көтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG