Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда танылган журналист, КФУ профессоры Константин Куранов вафат


Константин Куранов (1935-2022)
Константин Куранов (1935-2022)

Аңа 86 яшь иде.

Журналист, телевидение алып баручысы, Казан федераль университеты профессоры Константин Куранов 5 февральдә вафат булган. Бу хакта ул үзе эшләгән Татарстан 24 телеканалы хәбәр итә. Профессорга 86 яшь иде.

Константин Николаевич Куранов 1935 елның 15 июлендә Биектау районы Садилово авылында туа. 1959 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын, 1967 елда - Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

Ул Казан университетында 45 ел эшли, университетта телевидение бүлеге ачуда башлап йөри.

1994 елда "Эфир" телекомпаниясенә эшкә килгән, ә 2001 елда "Һава торышы" тапшыруын алып баручы булып эшли башлаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG