Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекин Олимпиадасында Эдуард Латыйпов һәм Ульяна Нигъмәтуллина бронз медаль алдылар


Сулдан: Ульяна Нигъмәтуллина, Эдуард Латыйпов, Кристина Резцова, Александр Логинов
Сулдан: Ульяна Нигъмәтуллина, Эдуард Латыйпов, Кристина Резцова, Александр Логинов

Беренче урында – Норвегия җыелма командасы, икенче – Франция.

Русия өчен чыгыш ясаган Эдуард Латыйпов белән Ульяна Нигъмәтуллина Олимпиадада өченче урын алды. Алар Кристина Резцова һәм Александр Логинов белән бергә биатлонда катнаш эстафетада өченче урынга чыкты.

Беренче урында – Норвегия җыелма командасы, икенче – Франция.

Бу Олимпиа уеннары тарихында биатлонда катнаш эстафетада Русиянең беренче медале. Катнаш эстафета ярышлары беренче тапкыр 2004 елда Сочи Олимпиадасында узды.

Эдуард Латыйпов 1994 елның 21 мартында Беларусның Гродно шәһәрендә туган. Әтисе Ратмил Латыйпов Беларус республикасына хәрби хезмәткә килгән була, анда беларус кызы белән таныша. Хәрби хезмәттән соң яшь гаилә егетнең туган җире – Самар өлкәсе Камышлы авылына кайта. Эдуардның әти-әнисе хәзер дә Камышлыда яши, ә спортчы үзе Уфада тора, шунда шөгыльләнә, спорт ярышларында Башкортстан данын яклый. Камышлыда яшәгәндә үк Эдуард чаңгыда оста шуа, чаңгы ярышларында катнаша. Беренче тренеры Марат Шәвәлиев була.

Эдуард Латыйпов – юниорлар арасында дөнья чемпионатында ике тапкыр бронза иясе (2014), Европа беренчелегендә алтын (2015) һәм ике тапкыр көмеш (2014, 2015) медальләр алган спортчы. Юниорлар арасында ике тапкыр дөнья чемпионы (2016), дөнья чемпионатында бронза бүләк иясе (2021). 2018 елда спортчының туган авылы Камышлыда биатлон үзәге ачылды, анда өлкә дәрәҗәсендәге ярышлар да уза.

Эдуардның абыйсы Руслан Латыйпов шулай ук спортчы, ул татарча көрәш остасы.

Ульяна Нигъмәтуллина элегрәк Ульяна Кайшева исеме белән чыгыш ясый иде, биатлон җанатарларына ул шушы исеме белән билгеле. Узган елны бу удмурт кызы татар егете Илшат Нигъмәтуллинга кияүгә чыкты, һәм аның фамилиясе белән чыгыш ясый башлады.

Ульяна 1994 елда Удмуртиянең Можга шәһәрендә туган. Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры. Яшүсмерләр арасында, шулай ук зурлар арасында дөнья чемпионы. 2021 елның гыйнварында Дөнья Касәсе ярышлары этабында, катнаш эстафетада Эдуард Латыйпов белән бергә Русия җыелмасы белән чыгыш ясап, җиңү яулаган иде.

Илшат Нигъмәтуллин – спортчы, тренер. Удмуртия биатлон җыелма такымының физик әзерлеге өчен җавап бирә. Хатыны Ульяна Кайшеваның шәхси тренеры. 1987 елда Можгада туган. Чаңгыда узыш ирләр эстафетасында Русия чемпионатында көмеш медаль иясе, Эрзурумда узган кышкы Универсиада ярышларында өч кат көмеш яулаган. Чаңгыда узыш спорт төрендә Русия спорт мастеры. Ульяна һәм Илшат 2021 елның июнендә өйләнешкән.

Быелгы кышкы Олимпиа уеннарында Пекина 16 татар спортчысы катнаша, алар Русия һәм Грузия өчен чыгыш ясый.

  • 2022 елгы кышкы Олимпия уеннары 4-20 февральдә Пекинда уза. Бу уеннар дөньяда коронавирус пандемиясе һәм Кытайда кеше хокуклары белән бәйле вазгыять сәбәпле борчулар сурәтендә уза.
  • АКШ, Британия, Канада, Германия, Австралия һәм башка илләр Кытайда кеше хокуклары торышы, бигрәк тә Синҗан-Уйгыр төбәгендә мөселман азчылыклары эзәрлекләнү сәбәпле ачылу тантанасына бойкот белдерде.
  • Икенче Олимпиада рәттән WADA санкцияләре аркасында Русия спортчылары Олимпия комитеты байрагы астында чыгыш ясаячак, ә бүләкләү вакытында илнең гимны түгел, Пётр Чайковскийның оркестр белән фортепиано өчен Беренче концертыннан фрагмент яңгыраячак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG