Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекиндагы Олимпиададан Канада җыелмасының хоккей уеннарын инуктитут һәм көнчыгыш кри телендә алып барачаклар

Канадада 35 меңгә якын кеше инуктитут телендә сөйләшә, кри телендә – 220 меңнән артык кеше. 

Пекинда барган кышкы Олимпия уеннарында хоккей буенча Канада җыелма такымы уеннары беренче тапкыр инуктитут һәм көнчыгыш кри телендә алып барылачак. Трансляцияне Канаданың CBC телеканалында карап була.

СВС хәбәрчеләре Дэвид Нингонган һәм Пуджуут Кусугак Канада җыелма такымнарының барлык хоккей уеннарын, ягъни ир-атларныкын да, хатын-кызларныкын да турыдан-туры алып барачак. Бу Канада тарихында беренче тапкыр булачак.

"Олимпия уеннарын инуктитутта алып бару – минем күптәнге хыялым" - ди Пуджуут Кусугак. Аның сүзләренчә, хоккей Канаданың асаба халыклары яшәгән урыннарда бик популяр.

Моннан тыш, олимпия уеннарын ябу тантанасы, шулай ук кайбер хоккей уеннары Квебекта яшәгән халыкның бер өлеше сөйләшкән көнчыгыш кри телендә алып барылачак.

Милләте белән инук булган Дэвид Нингонган 12 елдан артык Нунавут шәһәрендә радиода хоккей уеннарын алып бара. Хоккейны инуктитут телендә яктыртыр өчен, ул ун елдан артык терминология өстендә эшли. Моның өчен комментаторлар белгечләр белән киңәшләшеп "пенальти", "алка" һәм "Олимпиада" сүзләрен инуктитут һәм кри телләренә тәрҗемә иткән.

Журналистлар сүзләренчә, Канаданың туган телләрендә хоккейны яктырту – яшьләр арасында телне популярлаштыруның яхшы ысулы.

Инуктитут – Канаданың барлык инуит диалектларын берләштерә торган эскимослар теле. Инуктитутта Канада төньягында, Ньюфаундленд һәм Лабрадор төбәкләрендә, Квебек, Манитобы, Нунавут, Төньяк-Көнбатыш җирендә сөйләшәләр, элегрәк Юконның арктик яр буйларында да сөйләшкәннәр. Бүгенге көндә Канадада 35 меңгә якын кеше инуктитут телендә сөйләшә.

Көнчыгыш кри диалектында Квебек, Гудзон култыгының көнчыгыш ярындагы һәм Джеймс култыгының көньяк-көнчыгышында сөйләшәләр. Кри – Канада асаба халыкның иң киң таралган рәсми булмаган телләренең берсе. 2011 елда Канададагы җанисәпкә күрә, кри телендә 83 мең кеше сөйләшкән, кри теленең диалекты булып торган алгонкин телендә 144 мең кеше сөйләшә.

Русия хоккей җыелмасында тугыз татар спортчысы бар – биш егет һәм дүрт хатын-кыз. Хатын-кызлар җыелмасының тренеры да татар, әмма Русиянең федераль каналларыда уеннарны татар телендә алып бару турында сүз гомумән юк.

Бүген Канаданың француз өлешендә яшәүче фигурист кыз Маделин Скиза француз телендә яңгырган җыр белән чыгыш ясады. Украина спортчысы Анастасия Шаботова шулай ук украин телендә яңгыраган җырга украин милли бизәкләр төшерелгән күлмәктә чыкты. Русия җыелма такымы өчен татар кызы Камилә Вәлиева чыгыш ясады. Фигуралы шуу кыска програмда ул беренче урынга чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG